Сабанда сайрашырлык булсын, дип

Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында язгы басу эшләренә әзерлек дәвам итә. Бу көннәрдә Яңа Балтачтагы машина-трактор остаханәсендә туфрак эшкәртү һәм чәчү техникасын үзвакытында ремонтлап, сабанда сайрашып үткәрерлек итеп әзерләп кую өчен бөтен көчләрен салалар.

Хуҗалык идарәсе рәисе урынбасары Инзир Рәфис улы Дәүләтшин бүгенге көндә үзләрендәге барлык техника төрләре дә сафка кертелеп бетеп килүен, март ахырларында үтәчәк техник тикшерүгә ныклап әзерләнүләрен белдерде.

Чәчүгә өр-яңа ике комплекс сатып алынган, үзләрендә файдаланылучы агрегат та яхшылап көйләп куелган, диярлек инде. Туфрак эшкәртүгә “Радуга-2”, “Радуга-15” агрегатларына өстәп тагын өч тырмату агрегатын әзерлек сызыгына куеп бетерү алдындалар.

Остаханәдә баш инженер Айрат Ләбиб улы Галиев уңган механизаторлар Ирек Ваһапов, Роберт Явишев, Фиргать Кадраевны, эретеп ябыштыручы Илмир Хөрмәтуллинны вазыйфа бурычларын намус белән үтәүге үтә җаваплы хезмәткәрләр буларак телгә алды.

Кыскасы, ленинлылар язгы чәчүне оптималь вакыт эчендә югары сыйфатлы башкарып чыгуга йөз тота.

Автор:Фанис Амирханов

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей