РУХИ-МӘДӘНИ ҮСЕШ ЮЛЫНДА

Район мәдәният йортының киңәшмәләр залында район башкортлары корылтаеның чираттагы утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, авыл биләмәләре башлыклары һәм активистлары катнашты. Утырышны район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Фәнис Фидан улы Әмирханов ачты һәм алып барды. Көн тәртибендә быел сентябрьдә районыбыз биләмәләрендә үткән этнолингвокультурологик экспедиция йомгаклары һәм “Башархив.РФ” тарихи-документаль проекты аша архив документларын өйрәнү торышы турында хакимият башлыгы урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова чыгыш ясап, әлеге чараның районыбызда үзбиеклегендә үтүе, Башкортстан дәүләт университеты галимнәренең Яңа Коты, Имәнлекул һәм Тозлыкуш авыл биләмәләрендә байтак халык авыз иҗаты өлгеләре җыеп алулары, бу якларның җир-су атамалары турында күпкырлы мәгьлүматлар туплавы, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында куелган музей экспонатлары, кул эшләре күргәзмәләре белән тәэсирләнүе турында горурланып җиткереп, БДУның филология факультетының башкорт теле һәм әдәбияты, лингвистика кафедрасы җитәкчелегенең Рәхмәт хатларын бер төркем авыллар активистларына тапшырды. Узган ел республикабызның 100 еллыгына багышланган фестиваль йомгаклары буенча районыбызга бирелгән БР Хөкүмәтенең Грамотасын ул тантаналы шартларда район мәдәният йортына саклауга тапшырды. 2020 елның 11 сентябре районыбызда Милли костюм көне буларак билгеләп үтелде. Бу уңайдан районыбызда үткән чаралар турында Каразирек авылы мәдәният йортының художество җитәкчесе Розалия Сәхи кызы Гафарова тәфсилле чыгыш ясады. Авыл котын алар тота Флидә Сөләйманова, авыл хәбәрчесе. Матур табигать кочагына сыенып утырган Сарайгыр авылы зур түгел, биредә берничә гаилә генә гомер кичерә. Башлыча өлкән яшьтәге алар гомерләре буе биредә хезмәт салган, яшәгән нигезләрендә көн күрәләр. Тормыш көткәндә исә төрле хәлләр була: азык-төлеге, дару-фәләне дә кирәк, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында исәпләшә бару да мөһим. Башка мәшәкатьләре дә килеп чыгып кына тора. Авылда бүген кибете дә, фельдшер-акушерлык пункты да юк, башка учреждениеләргә дә берничә чакрымдагы Иске Балак, Тайняш авылларына барырга кирәк. Биредә яшәүчеләргә бу җәһәттән борчыласы юк, чөнки авылдашлары Әлфия һәм Рәмит Заһидуллиннар алар өчен терәк-таяныч булып тора. Сарайгырда туып үскән Әлфия Карам кызы белән Уфада (башлыча каникул көннәрендә Сарайгырда картәтәсе-нәнәсендә) үскән Рәмит Равил улы гаилә корганнан алып ерак Себер якларында – Уренгой шәһәрендә гомер кичерсәләр дә, авыл белән бәйләнешне бервакытта да өзмәделәр. Ике яклап та әтиәниләргә игелекле тәрбия күрсәтеп, гомер сукмаклары өзелгәнче багып, өлкәннәрнең изге фатихасын алып, соңгы юлга озаттылар. Хаклы ялга чыгып, туган якка кайтып төпләнүләре дә бергәләп хәл ителде. Биредә заманча йорт-кура тергезеп, мал-туар, кош-корт асрап яшиләр, авыл халкын ите-сөте, мае-йомыркасы белән тәэмин итеп торалар. Алай гына да түгел, өлкәннәрне үз машиналарына утыртып биләмә, район үзәкләренә алып барып йомышларын үтәүдә ярдәмләшәләр, азык-төлеген, дару препаратларын алып кайталар, коммуналь түләүләре өчен исәпләшәләр. Кинәт чирләп китүчеләргә ашыгыч ярдәм чакырталар, хәтта үзләре дәваханәгә алып барудан да баш тартмыйлар. Кыскасы, бүген Заһидуллиннарны Сарайгыр авылында кот тотучылар, дип хаклы рәвештә белдерә алабыз. Бер-берсенә генә түгел, бөтен сарайгырлыларга терәк-таяныч булган Рәмит һәм Әлфиянең бәрәкәтле тормышына сокланмаган кеше юктыр. Һәр көнне барлык авылдашларының хәлен белеп торулары, ихлас мөгамәләләре, изгелекләре белән зур хөрмәтихтирамга лаек алар. Үзләре өлгесендә үстергән уллары да әтиәнисе йортында еш кунак – гаиләләре белән кайтып, матур табигатьле авылда ял итеп, ихлас ярдәмләшеп китәләр. Шушы көннәрдә авыл тоткасы – Заһидуллиннар икесе дә күркәм гомер бәйрәмнәрен билгели. Без аларга ихлас котлауларга кушып, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сау-сәламәт булыгыз, тагын бик озак еллар парлы-барлы игелекле тигез булып гомер кичереп, өлкән авылдашларыгызга терәк һәм кирәк булырга язсын үзегезгә. Арабызда шундый изгелекле, хәстәрлекле, булдыклы кешеләр булганда тормышыбыз тагын да ямьлерәк, яшәешебез бәхетлерәк булачагына шик юк. Быел игълан ителгән Башкорт теле һәм әдәбияты елы чикләрендә оештырылучы һәм шулай ук алда да үтәчәк чаралар белән Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Әлфәрит кызы Сәлахова таныштырып үтте. Район үзәгендәге сәүдә объектларында Башкортстан Республикасында дәүләт телләре турындагы закон таләпләре үтәлеше һәм социаль челтәрләрдә Башкорт теле һәм әдәбияты елы чикләрендә үткән чараларның чыгылыш табуы турында район башкортлары корылтае башкарма комитеты сәркатибе, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге методисты Халидә Фиргать кызы Вәлиева тәфсилле чыгыш ясады. Корылтай эшчәнлегенә аны оештыручыларның берсе һәм беренче җитәкчесе, әлеге көндә башкарма комитет әгъзасы Дамира Әлтәф кызы Казыйханова эшлекле бәһа бирде һәм яңадан-яңа уңышлар теләде. Чара ахырында кабул ителгән резолюция районыбызда яшәүче башкортларның рухи-мәдәни үсеш юлында яктырткыч маяк булыр, дип өметләнәбез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей