Россиялеләрне дачаларда үскән ромашка, тузганаклар өчен штрафлар турында кисәтәләр

Иске Балтач. 22 июнь - "Балтач таңнары". Балтачлылар, беләсезме, бакчагызда тузганак яки башка төр чүп үләннәре күпләп үссә, хуҗа кеше  50 мең сумга кадәр штрафка тарттырылырга мөмкин

Бу хакта «Хокук позициясе» юридик компаниясенең идарәче партнеры Егор Редин    белдергән.

Юрист сөйләгәнчә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.8 статьясының 4 өлеше дача кишәрлегендә чүп үләннәре булган өчен 20дән 50 мең сумга кадәр штрафларны күздә тота. Редин билгеләп үткәнчә,  штраф  билгеләгәндә җир участогының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә керүе, шулай ук чүп үләннәрен  явызлык белән  үрчетү ихтималы исәпкә алына.

Җәза  , ромашка, тузганак,  шайтан таягы  һәм башка  чүп үләннәренә карата кулланыла. Әмма әлеге кагыйдә  индивидуаль йорт  категориясендәге участок хуҗаларына яки яшелчәчелек өчен участокларга кагылмый. Әлеге төр участокларда ромашка яки тузганак үскщн өчен штраф салмаячаклар. Шул ук вакытта, участок категориясенә карамастан,сосновский  балтырганын тараткан өчен, теләсә кайсы очракта, участок хуҗасы өчен 500 сумга кадәр штраф билгеләнәчәк, дип ассызыклады Редин.

Элегрәк адвокат Елена Кудерко Россия дачникларын җәйге чорда участокларда гадәти активлык   өчен штрафлар турында кисәткән иде.  Белгеч    җир кишәрлекләре милекчеләренең чүп-чарны, коры үсемлекләрне җыештырырга, шулай ук үлән чаптырырга тиешлеген искә төшерә. Әгәр дә дача хуҗасы күрсәтмәне үтәми икән,аңа  50 мең сумга кадәр штраф яный.  

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей