Россия” җәмгыятендә чәчүгә төштеләр

Бүген, 14 апрель  көнне „Россия” җәмгыяте кырларында тәүге кырык гектарда орлыклар җир куенына сыенды.

Яз иртә килә дигән фаразлар тулысынча расланды.  Җирдә кар ятканфын уйсулыкларда гына күрергә мөмкин. Язның беренче чәчәкләре  дә таҗларын шакты иртә ачты.  Агачларда инде бөреләр ду тулышып килә.  Болар фонында  басуларда хезмәт салган игенче дә язгы табигатькә җанлылык өсти.  Ул да башка еллар белән чагыштырганда, эшкә иртәрәк кереште.  Кырлардагы төп технологик операция—чәчү  эшләрен  былтыргыга караганда ун көнгә иртәрәк башлап җибәрделәр.

 Игеннәрнең тиз арада шытып чыгуы һәм ныгып калуы өчен туфракта алтын бәясенә торган дым запасын  югалтмыйча, бу мәлне һәр минутны нәтиҗәле файдаланырга кирәклеген игенче яхшы аңлый.

Коноавирус пандемиясе шартларында күп тармак хезмәткәрләре  бүген читтән торып эшли.  Ә җир эшкәртү, чәчү эшләрен читтән торып башкарып булмый.  Механизаторларга, барлык саклану чараларын күреп, эштә булырга туры килә. „Россия” җәмгыяте механизаторлары зарланмый. Бу көннәрдә  хуҗалык басуларын  дистәгә якын  агрегат иңли.   Азат Кашапов чәчүлекләрне тырмату, дым калату белән шөгыльлнсә,  Рәфис Мәрданов һәм Динар Кашаповлар БДТ агрегатлары ярдәмендә туфракка сай эшкәртү үткәрә.

14 апрель итртәсендә  механизатор Фларис Әхияров „Агромастер-4800” чәчү комплексын да алып чыкты.

—Быелгы кампанияне вика катнаш солы чәчүдән башлап җибәрдек. Туфрак өлгергән. Иң мөһиме һава шартлары  уңай торуы гына кирәк. Көннәр җылырак торса, эш тагын да активлашыр иде, — ди җәмгыять директоры урынбасары Ринат Гарипов,  эшләр барышы белән таныштырып.

 

Чәчү эшләрен хуҗалык басуларында өч агрегат башкарачак. Моның өчен “Агромастер-4800” төрендәге ике комплекс һәм ДТ-75 тракторына агрегатланган СЗ-3,6 чәчкече билгеләнгән.  Туфракка төп эшкәртү үткәрүне  К-700 һәм Т-150 тракторларына агрегатланган БДТ дискалы тырмалар ярдәмендә үткәрергә планлаштыралар.

Чәчүгә төшкәннең беренче көнендә механизатор Фларис Әхияров 40 гектарда орлыкларны җир куеннына сыендырды.

 

Билгесез автор.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей