Иң рәхәте язгы чәчү

Район территориясендә иң күп сөт һәм ит җитештерүче, төрле культура уңыш үстерүче “Колос” хуҗалыгы зур әзерлек белән чәчү эшен башкара. Мәйданы буенча иң күп җир эшкәртүче хуҗалык механизаторлары бүген исә киң колач белән бөртекле катнашма, рапс, кукуруз, арпа орлыкларын җир куенына салуда тырышып эшлиләр.

Белүебезчә, хуҗалыкның чәчү җире зур мәйданны били. Шабай ягындагы 230 гектарлы басуда чәчү комплексында заманча агрегат белән Михаил Иглин эшли. Михаил менә берничә ел инде шушы техникада зур осталык белән идарә итә. Әҗәк ягындагы басуда да эшләр ырамлы бара. Әлеге басуга күптән түгел минераль ашлама кертелгән иде. Анда водитель Ринат Зарафиев эшләде. Инде монда Сергей Сайранов рапс чәчә. Ә менә хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторлары Мәснәви Сибәгатов белән Рәфит Зиннуровны Тугай авылы янындагы басуда кукуруз чәчүдә очраттык. Алар бай тәҗрибәле механизаторлар, ничәмә дистә еллар буена җир эшкәртеп, чәчү чәчкән эшчеләр. Быелгы язның көйсезләнүен эш тәҗрибәләрендә беренче тапкыр күрүләрен әйттеләр.
– Көн салкын торса да, җир җылынган, дымы җитәрлек. Тик җиле генә көчле, җирне ярты көндә киптерә. Шуңа күрә чәчү эшен тиз башкарырга кирәк. Җәен ничек буласын кем белә. Ничек кенә булмасын, көзгә мул уңыш алырбыз дигән ният белән чәчәбез, – диде механизаторлар.
Алар янындагы янәш басуда эшләп йөрүче Рәфил Хәмәтов янына да тукталып киттек. Ул рапс чәчүдә иде. Аның артыннан ук басуга тракторына кәтүкләрен таккан Алексей Сәитов белән Сергей Янсубаев килеп керде.
– Эштә тоткарлык юк. Барысы да җай бара. Орлык ташуда водительләр Фидат Гайнанов һәм Фәдис Гыйләҗевлар да бик тырышып эшлиләр. Өзеклек кертмиләр. Берничә басуга орлык чыгаруга җитешәләр,– диде Рәфил, чәчеләсе мәйдандагы басуга карап.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей