Рәхмәтлемен ... язмышымның авторына

Бисмилла дип капканы ачып керүгә мине Алабай каршы алды. Мөлдерәмә күзләре миңа төбәлгән. Кулым үзеннән-үзе  кесәмдә яткан ике кәнфитне чыгарып аңа сузды. Әллә минем күчтәнәчкә алданып, әллә мине яхшы уй белән килгәнемне аңлады – тавыш-тын чыгармады.
Капка төбеннән башланган пөхтәлеккә, матурлыкка, чисталыкка исем китте. Өйдә каршы алучы ханым – Илүсә апа Галяутдинова иде.
Илүсә апаны күптән белсәм дә, якыннан серләшү беренче булды. 1958 елда районныбызның Колай авылында ишле гаиләдә 7 баланың алтынчысы булып дөньяга килгән.  Уңган, акыллы, чырыш кыз бала 8нче класстан соң Уфа медицина училищесын укып чыгып,  1977 елда Тукай авылына эшкә кайта. Бу вакытта Тукайда фельдшер-акушерлык пункты булмаган. Илүсә апа пунктның  беренче фельдшеры була. Тукай авылы халкы бүген дә рәхмәтле аңа.
Яшьлек мәхәббәте Тукай егете Марат абыйны очратып, 1979 елда матур гаилә барлыкка килә. Язмыш җилләре яшь гаиләне Казахстан далаларына алып китә.  Анда да Илүсә апа яраткан һөнәренә тугры кала.  Туган якны, туганнарны сагыну хисе көчле булгангамы, биш елдан соң яшь гаилә ике бала белән Бадракка кайтып төпләнә. Марат абый – инженер, Илүсә апа шәфкать туташы хезмәтенә бөтен җан-тәннәрен биреп хезмәт итә башлыйлар. Гаиләдә тагын бер бала – уллары туа.
Язмышның кырыс, әче җиле Галяутдиновлар капкасына да сугыла. Илүсә апаның яраткан, хөрмәт иткән тормыш иптәше авыр чирләп бу дөньядан китеп бара. Берсеннән-берсе бәләкәй өч бала белән ялгыз торып кала Илүсә ханым. 
– Иң авыр вакыт шушы булды, – ди ул. – Төннәрен чакыруларга киткәндә балалар ялгыз, яки күршеләр белән калдылар. Ихата тулы мал, кош-кортны да карыйсы бар. Печән, утын хәзерләүләр... Ярый акыллы, уңган, мәрхәмәтле балаларым булды. Шулар белән юанып, аларга таянып гомер үткән дә киткән.
2002 елда кырык елга якын хезмәт стажы булган Илүсә апага Башкортстан Республикасының атказанган медицина хезмәткәре исеме бирелә.
Олы улы Марсель Мәләвез шәһәрендә, кызы Эльвира авылда, кече улы Булат Уфа шәһәрендә гаиләләре белән яшиләр. 
Бүгенге көнне Илүсә апа бигрәк тә бәхетле: күзеннән нуры, иреннәреннән елмаю, йөзеннән шатлыгы балкып тора. Кече улы Булат, майор дәрәҗәсендә хәрби хезмәт итеп, Украинадагы махсус операциядә катнашып, ялга кайткан иде. Ул гына түгел, бөтен авыл халкы горурлана  Булат белән.
Илүсә апа ихата тутырып кош-корт асрый, олы мал тота, 12 умарта бал корты бар. Бакча тутырып чәчкә, җиләк-җимеш үстерә. 
Язмышның аяусыз җиле ничек кенә камчыламасын, Илүсә ханым сынмаган, сыгылмаган. Бүгенге барлыгына шөкер итеп, балаларын канат астына җыеп, Ходай Тәгаләне юлдаш-иптәш итеп, оныклары  белән мәш килеп, матур-күркәм гомер кичерә ул. Бианай-биатайга, балаларыма, туганнарыма, күрше-күләнгә, хезмәттәшләремә, гомумән Бадрак халкына, язмышымның авторына рәхмәтле мин, дип, тагын да матур көнгә атлый ул. 
Лира Юрасова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей