Районда яшел урак өсте

Районның һәр хуҗалыгында мал азыгы әзерләү буенча эш кайный. Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре печән чаба, сенаж әзерли. Мал азыгын хәзерләү районда июнь башында ук башланган иде инде. Үлән чабуга беренчеләрдән булып “Колос”, “Салават”, “Победа”, Ленин исемендәге  һәм “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыклары төште. 
Бүгенге көндә хуҗалыкларда печән хәзерләүдә иртә өлгерә торган кәҗә үләне һәм люцерна чабыла. Хуҗалык басуларында бертөркем механизаторлар печән җыю, ташу белән мәшгуль булса, икенчеләре аяз һава торышы булганда тизрәк сенаж чокырын тутыру җаен карый. Ишмәмәт авылында әле генә фермер хуҗалыгы булдырган тырыш, булдыклы Марсель Нурисламов та яшел урак кампаниясендә күбрәк мал азыгы туплап калу нияте белән басуда печән хәзерли. Агымдагы елда симменталь токымлы башмак алу өчен “Агростартап” программасында катнаша. 40 гектар мәйданда көтүлек җире, кайткан башмакларны ябу өчен  бөтен уңайлыклары булган мал абзары да әзерләп куйган. Алдагы елда кәҗә үләненнән сенаж салуны да планында тота. 
– Малчылыкта сенажсыз, силоссыз зур табышка өмет итеп булмый. Тиз кузакланучы культура бик туклыклы, югары сыйфатлы мал азыгы булып санала. Ә сыйфатсыз ризык белән терлекләрдән мул продукция алуга өметләнү суга сәнәк белән язуга тиң. Терлекләрне тиешенчә ашатмый торып,  сөт, ит продукциясен арттырып булмый.  Күпьеллык үләннәрдән җәй дәвамында ике-өч тапкыр печән җыеп алуга да салкын карамаска кирәк, – диде ул ассызыклап.
Марсель – яшь фермер буларак эшкә җиң сызганып тотынган. Моңарчы ул үзенең комбайны белән тирә-як авыллардагы хуҗалыкларда урып-җыю кампаниясендә ярдәмләшеп йөрсә, бу елны исә үзенең басуыннан табыш алачак. Әлеге вакытта Марсельнең 150 гектар мәйданда  бодай һәм солы культуралары чәчелгән. Киләчәктә чәчү мәйданын арттырып башка культураларны чәчүне дә күз уңында тота.
Тормыш иптәше Айсылу –  аның уң кулы. Нинди генә сораулар, документ эшләре килеп тумасын, хуҗабикә тиз хәл итә. Уллары Самир белән Булат та әтиләре янында бәләкәйдән эшкә өйрәнеп, техниканың төзелешен аңлап үсәләр. Алай гына да түгел, Нурисламовлар авыл җирендә тир түгеп, дин кануннарын саклап яшәүче яшь гаилә дә. Аларның гаиләсендә бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәт әллә каян күзгә ташланып тора.   
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей