Районда төзелеш эшләре чәчәк ата

Ел саен билгеләп үтелә торган Төзүчеләр көненең нәкъ менә август аена туры килүе очраклы түгелдер. Төзелеш эшләренең төгәлләнү этабына кергән чорда әлеге һөнәр ияләре, бер ял алып, күпмедер күләмдә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясый, хезмәт алдынгыларын барлый һәм алга план, бурычлар билгели.

Төзүчеләр көне исә 1956 елдан үткәрелә башлаган. Сугыштан соңгы үсү чорында халык өчен яшәү урыннарына кытлык үзен сиздерә башлый. Нәкъ шушы чорда торак төзелеше киң колач җәя һәм иң кирәкле һөнәр иясе булып төзүче санала башлый. Быелгы Төзүчеләр көнен районыбыз нинди максатлар белән каршылый, нинди объектларда эш бара – бу турыда без район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Линар Дамир улы Вәлиевтан сорадык.

Районда быел бик күп объектларда төзелеш һәм ремонт ясау эшләре бара. Әлбәттә, монда районның һәр ел республика программаларында актив катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Мәгариф объектларына, күпфатирлы йортларга, мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт ясау, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү, авыл җирлекләрендә спорт мәйданчыклары, парклар, скверлар ачылу – боларны инде без бүгенге көндә гадәти күренеш кебек кабул итәбез. Һәр объектны күз уңында тотып, һәрберсен сыйфат, срок ягыннан тикшереп тору – зур җаваплылык һәм хезмәткә таләпчәнлек сорый.
– Линар Дамир улы, театрны гардеробтан башлана диләр, ә төзелеш нәрсәдән башлана?
– Барысы да ихтыяҗдан туа. Төзелеш документы, проект-эзләнү эшләреннән, графиктан башлана.
– Быел районда төбәк һәм федераль дәрәҗәдә финанслана торган нинди эшләр башкарыла?
– Программаларның барысында да катнашабыз дисәм дә хата булмас. Аерым алганда, Көнчыгыш микрорайонына компактлы төзелеш эшләре, Яр буе микрорайонына юл, газ, яктырту эшләре төгәлләнде.

Яңа микрорайонда физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә, быелга төгәлләнү чигендә тора. Төньяк микрорайонда уңайлыклар тудыру эше башланды. Иске Бикмәт авылында су башнясы төзеләчәк һәм 900 метр озынлыкта су торбалары алыштырылачак. Узган ел Тепляк һәм Каенлык авылларында бу эшләр башкарылды. Универсаль спорт мәйданчыклары узган елны Вострецово һәм Дүсмәт авылларында сафка бастырылды. Арсланбәк, Даутлар, Иске Мостафа, Иске Кизгән, Әрдәш, Байшады авылларына керү юллары эшләнде, Каенлык, Бигәнәй, Карабай авылларында эшләнгән чагы һәм Тукай авылына бу эш бер атнадан башлана. Бәйсәкә белән Гомәр авылларында да киләчәктә мондый эшләр башкарылачак. Авыл җирлегендә яшәүче халыкка уңайлыклар тудыру өстендә ныклы эш алып барыла. Унбиш торак пунктына газ кертеләчәк. Әлегә документлар экспертизага тикшерелергә бирелде. Шулай ук без авылларда күпер салу, чишмәләрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау эшләре белән дә мәшгульбез. Борай – Таңатар – Сәет-Көрҗә авылларына барган юлларга капиталь ремонт эшләре башкарылды. Каратамакта Зәләй елгасы аша күпер салынды. Әлеге вакытта “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча Сару елгасы буенда төзекләндерү, елганы чистарту эшләре бара. Су торбалары сузуга 110 километрга проект төзелде, шуның 30 километры булган суүткәргечләрне алыштыруны күз уңында тота. Күпфатирлы йортларның түбәләрен алыштыру да безнең өстә. Узган елда Парк урамында бер йортның түбәсен алыштырган булсак, быел инде тагын ике йортта бу эш башкарылып ята.
– Авыл хуҗалыгы районы буларак, бу тармакта төзелеш, ремонт эшләре барамы?
– Әлбәттә. Бу өлкәдә дә күп эшләр бара. Сыер абзарларына, машина-трактор паркларына, ындыр табакларына капиталь ремонт ясала, силос базлары эшләнә. Авыл хуҗалыгы буенча тәкъдим ителгән барлык программаларда да район актив катнаша.
– Шәхси сорау. Сез ни өчен нәкъ төзүче һөнәрен сайладыгыз?
– Уку йортын тәмамлаганнан бирле төзелеш өлкәсендә эшлим. Бу һөнәр яңаруга юнәлгән. Җир йөзендә һәрнәрсә сакчыл карашка, яңартылуга мохтаҗ. Төзүче дә яңаруга омтыла, кешеләрне торак, эш урыннары белән тәэмин итә, балалар бакчалары, уку йортлары сала.
– Бүгенге көндә гомумиләштереп әйтсәк, нинди төзүче һөнәре аеруча кирәкле?
– Төзелештә һәр һөнәр иясе кирәк. Проект ясаучыдан алып, ташчы, бетон салучыларга кадәр. Инженерлар, архитекторлар, балта осталары – үз эшенең остасы булган белгечләрнең барысына да ихтыяҗ зур.
– Алдагы елларда районда бу өлкәдә тагын нинди эшләр планлаштырылган?
– Һәр елдагыча, республика программаларында актив катнашырга кирәк. Шулай ук планда башка объектлар төзелеше, ремонты да бар. Ничек кенә булса да, төзелеш тармагы җәй дип тормый, кыш дип тормый, һәрвакыт хезмәттә, һәрвакыт эзләнүдә. Җәен төзелеш эшләренең нәкъ кызган чоры булса, кышын да тынып тормыйбыз, ремонт эшләре дә дәвам итә, проект эшләре дә бара. Хәтта һөнәри бәйрәм көнендә дә төзелеш объектларында эш тукталмый.

Автор:Гульназ Хузина

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей