РАПАТЛЫЛАР УРТАК ТЕЛӘК БЕЛӘН БЕРЛӘШКӘН

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, районыбыздагы төрле оешма-учреждениеләр, предприятиеләр җитәкчеләре берлектә урыннарга чыгып, авыл биләмәләрендә үткән профилактика көннәрендә катнашуын дәвам итә. Чираттагы шундый чара Рапат авыл Советы авыл биләмәсе үзәгенең мәдәният йортында биредә хуҗалык эшчәнлеге җәелдергән җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, оешма-учреждениеләр вәкилләре, урындагы халыкның актив катнашлыгында үтте. Иң тәүдә биләмә хакимияте башлыгы Радим Рәшит улы Латыйпов узган елда башкарылган эшләр, күрелгән чаралар турында җентекле хисап тотты, агымдагы эшләрне атады, киләчәккә бурычлар белән таныштырды. Биләмәгә караган Рапат, Яңа Биккенә һәм Яңа Рәсмәкәй авылларында барлыгы 1030 кеше яши. Шулардан 112се – 18 яшькәчә, 18 дән 30 яшькәчә 192, 31-45 яшьлекләр – 252, 46-60 яшьләрдәгеләр – 230, 60тан өстәгеләр – барлыгы 243 кеше. 99 гаиләдә 164 бала тәрбияләнә, шуларның 12 се – күп балалылар (аларда 43 бала үсә), тулы булмаган 10 гаиләдә 17 бала бар, бер ялгыз әни ике сабый үстерә. Эш яшендәгеләр 610  кеше, шулардан 37 се вахта ысулы белән чит тарафларда эшләп йөри, 271 пенсионер бар, 5 егет армия сафларында хезмәт итә. 2018 елда 9 бала туып, 13 кеше вафат булган. 2019 елда 10 сабый дөньяга килеп, 14 кеше якты дөньядан китеп барган. Биредә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бара, анда авылдан 120 кеше хезмәт урыны тапкан. Даны районга гына түгел, республикага һәм аннан читкә дә таралган көчле хуҗалык авыл биләмәсенең социаль инфраструктурасын үстерүгә дә шактый өлеш кертә. Өч ел рәттән Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашып киләләр, бу җәһәттән дә җәмгыятьнең иганә ярдәме өлеше зур гына. Ел әйләнәсенә төрле мәдәни-спортчаралары, милли бәйрәмнәр үткәрүдә бушлай ярдәм күрсәтә, техникалары юлларын кардан тазартуда, тигезләп тотуда алмаштыргысыз ярдәмче. Боларның һәммәсе өчен дә биләмә башлыгы Вадим Васильевич Соколов җитәкләгән хуҗалыкның идарә әгъзаларына, шәхсән үзенә ихлас рәхмәт җиткерде. Биредәге урта мәктәптә 73 укытучы һәм 8 техник хезмәткәр төпле белем һәм ныклы тәрбия бирә. Балалар бакчасында 20 бала 4 тәрбияче карамагында. 2 фельдшер акушерлык пунктында авыллар халкы сәламәтлеге турында хәстәрлек күрелә, урындагы почта бүлекчәсендә 3 кеше, саклык банкы филиалында 1 хезмәткәр эш урыны тапкан. Имам-хатиб Марат Ильясов җитәкчелегендә урындагы мәчеттә дини тәгълимәтләр үтәлә, яшьләргә дә ата-бабала-рыбызның изге мирасы сеңдерелә. Мәдәният йорты белән авыл китапханәсе биләмә халкының рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бөтен көчен сала. Мәдәният йортына терәтеп салынган спорт залында яше карты сәламәтлекләрен ныгытучы күнекмәләр белән шөгыльләнә, төрле ярышлар оештырып остара һәм район, республика күләмендәге чараларда үз көчләрен сыный. Күптән түгел генә Яңа Биккенәдәге консервациягә куелып торган мәдәният йорты яңадан ачылып, эшчәнлек җәелдергән. Моның өчен авыл халкы муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка һәм биләмәдә яшәгән эшкуарларга, бигрәк тә якташлары Дамир Хәмидуллинга олы рәхмәтле. Эшкуарларның һәммәсе дә авылларны тәртиптә тотуда, төрле чаралар оештыруда ярдәмнән баш тартмыйлар, туган җирләрен ямьләргә тырышалар. Радим Рәшит улы биләмәдә үткән төзү төзекләндерү эшләренә аерым тукталды. Узган ел эчендә генә авыл биләмәсе хакимияте бинасында эчке җылылык челтәренә капиталь ремонт үткәрүгә 17640 сум, юл билгеләре, җәяүлеләр өчен тирәчләр урнаштыруга 13000 сум, Рапатта суалгыч башня насосын алмаштыруга 48300 сум, Яңа Бик- кенәдә мәдәният йорты түбәсен ремонтлауга 325000 сум, Рапатта Бөек Ватан сугышы яугирләре исемлеге белән стела урнаштыруга 299000 сум, каты көнкүреш калдыклары туплау контейнерлары сатып алуга, аларны урнаштыру өчен мәйданчыклар коруга 700000 сум, балалар бакчасына уен мәйданчыгы урнаштыруга 100000 сум, Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә Яңа Биккенә авылына керү юлын ремонтлауга 1439000 сум, Яңа Рәсмәкәйдә һәм Рапатта караңгы мәлдә урамнарны яктырту системасын төзекләндерүгә 205000 сум, Рапатта җылыту казанлыгы түбәсен алмаштыруга 345869 сум, мәктәп автобусы сатып алуга 2095000 сум, 2 данә җылыту казаны сатып алуга 463298 сум акча тотынылган. Мондый эшләр агымдагы 2020 елга да планлаштырылган. Мәсәлән, Рапат мәдәният йорты территориясендә парк булдырылачак, янәшәдә генә түбәсе каплаулы тренажер комплексы урнаштырылачак, урам юлларын ремонтлау дәвам итәчәк, контейнер мәйданчыклары төзекләндерелеп бетәчәк, караңгы мәлдә яктырту системасы яхшыртылачак, искергән коймалар яңартылачак, юл билгеләре куелачак, Яңа Биккенәдә мәдәният йортын газ ягып җылыту системасы булдырылачак, тәрәзәләре яңартылачак, чүплекләр культивацияләнеләчәк, һәйкәлләр тирәсе коймалап алыначак. Бу эшләрдә кулдан килгәнчә ярдәмгә чакырып, Радим Рәшит улы якташларына изге теләкләр юллады, форсаттан файдаланып, район хакимиятенә, оешма учреждениеләр җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт җиткерде. Артабан оператив-хезмәт эшчәнлеге турында полициянең участок уполномоченные Рөстәм Мөхәмит улы Ширәев, районыбызда һәм биләмәдә янгыннарга каршы көрәш турында шушы хезмәт вәкиле Марат Салават улы Фәттахов, быел үтәчәк Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек турында муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, каты көнкүреш калдыкларын туплауны оештыру мәсьәләләре турында “Экология Т” төбәк операторы вәкиле Ринат Тимершәриф улы Баһманов, пенсия һәм пособиеләр түләү тәртибе турында РФ Пенсия фонды идарәлегенең райондагы оешмасы начальнигы Ләйсән Равил кызы Мостафина сөйләп үттеләр. Халык белән аралашу сорауларга җавап бирү төрендә дәвам итте. Биләмәдә яшәүчеләрне юллар ремонтлау, мәдәният йорты түбәсен тәртипкә китерү, күпер төзекләндерү һәм башка сораулар борчый иде. Күпчелек сорауларга урында ук тулы җаваплар бирелде, аерым – тикшереп карау таләп ителгәннәре язып алынды һәм законда каралган вакыт эчендә хәл ителәчәк. Җыелучылар алдында БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов та чыгыш ясады, күп сорау-үтенечләргә җавап бирде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев йомгаклау сүзендә биредә сәламәт яшәү рәвешен тормыш девизы итеп алган биләмә халкына уңышлар теләде, башкарылган эшләрнең кадерен белеп, булдырылганнарны саклап тотарга чакырды, һәр эштә бердәм активлык күрсәтү күп мәсьәләләрне хәл итүгә булышлык итәчәген ассызыклады.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей