Победалылар кыр эшләренә әзерләнә

Язгы басуга чыкканчыга кадәр тырма тешләре очлы, туфрак йомшартучы культиваторларның яссы табаннары үткен булганда беренче агротехник чаралар сыйфатлы башкарыла. Победа хуҗалыгында моңа җитди игътибар бирелә. Югыйсә, аннан соңгы бөртекле культуралар чәчүчеләрнең хезмәтендә ул кире чагылыш табачак. Тигез эшкәртелмәгән туфракта шытымнар төрле тирәнлектән күтәрелә, чыгышы түбәнрәк булган бөртекләр җир өслегенә чыгалмаска мөмкин.

Күпьеллык үләннәр тырмату, көздән сөреп калдырылган басуларда дым каплату өчен тырма агрегатлары Абдулла авылы машина-трактор паркы тимерлегендә төзекләндерелде. Биредә әлеге бригада ремонт мәшәкатьләрен, елдагыча, уңышлы оештырган хуҗалыкның механизаторлары да үз иңнәренә төшкән бурычны намуслы башкарып килә.
– Язгы басу эшләрендә иң зур күләмле мәшәкатьләр Бронислав Валишин, Ринат Гыймранов, Антон Зайруллиннар өлешенә төшә. Олег Гайдуллин, Илнар Насибуллин һәм башкалар – ару-талу белән исәпләшми көч салучы хезмәт кешеләре. Бүгенге көнгә 110 тырма ремонтланып, әзерлек сызыгына куелды, – ди хуҗалык механигы Руслан Габдрәхимов.
Игенчелектә тынгысыз көннәр башлана. Яңа уңышны кайгыртып орлык, минераль ашламалар кайта. Әлегә хуҗалык складына 190 тонна ашлама кайтарылган.
Язгы чәчүгә чыккач, тракторлар ватылып, эштә тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен, аны тиешенчә төзекләндерергә кирәклеген һәр механизатор яхшы белә. Шуңа да алар техниканың һәр өлешен күз уңыннан үткәрәләр. Төзәтелгән техника белән кырга чыгып эшләү өчен ягулык-майлау материаллары мәсьәләсен дә алдан кайгыртырга кирәклеген аңлап эш итә победалылар. Көннәр җылыту белән орлыкларны чәчүгә әзерлек эшләре башланачак. Әлегә биредә склад аллары техника ярдәме белән карлардан арындырыла. Бу эшне механизатор Фәвис Закиров башкара.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей