Печәне җыела, сенажы салына

Явып узган яңгырлардан соң “Салават” хуҗалыгында сенаж салу һәм печән әзерләү эшләренә бердәм керештеләр.

Бүгенге көнгә хуҗалыкта күпьеллык үләннәрдән 54 тонна печән, 500 тонна сенаж әзерләнде. 
– Сенаж салуда иң мөһиме – тупланган азыкны дөрес саклау һәм әрәм-шәрәм итүгә юл куймау. Таләп ителгән бөтен технологияне үтәгән вакытта гына моңа ирешеп була. Сенаж салганда яшел массаның нинди дымлылыкта булуы һәм билгеләнгән күләмдә ачыткыч куллану зур роль уйный. Шуңа күрә   һәр базга салынырга тиешле азыкның, әзерләнгән һәр килограмм печәннең сыйфатын белгечләр ярдәмендә күзәтеп торабыз, югалтуларга юл куймаска тырышабыз, – ди хуҗалык директоры Ринат Раянов.
Яшел массаны чабуда МТЗ-82 тракторында Вәрис Гыйлемшин ярдәмчесе Илдус Мосабиров белән эшли. Алар артыннан “Полессе” мал азыгы хәзерләү комбайнында Ранис Мөхәмәтнуров үләнне  ваклап  килгән тракторларга, машиналарга төяп озаталар. Ә менә “КамАЗ” йөк машинасында Салават Шәйхелисламов вакланган массаны сенаж базларына ташуда зур уңганлык күрсәтә. Бу эшне иртәдән алып кичкә кадәр башкаралар алар. Салаватлылар көн-төн белән исәпләшми, һава шартының тотрыклы торуын кулдан ычкындырмыйча сыйфатлы мал азыгы хәзерләп калырга тырышалар. 

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей