Печән өсте – мөһим чор

Район аграрийлары бүгенге көндә печән чабу белән мәшгуль. Печән өсте – авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен иң катлаулы чор, чөнки терлекләрнең ничек кышлавы азык сыйфатына һәм аларның күләменә бәйле. Ялдәк авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары беренче мөмкинлек булу белән эшкә тотындылар.

Көнне төнгә ялгап иртәнге таңнан башлап кичкә кадәр хезмәт куйган уңган механизаторларның тырышлыгын бәhалап бетергесез. Аларның hәрберсе мактауга лаек. Бүгенге көндә Зариповларның биш МТЗ тракторы басуда. Хуш исле печән хәзерләүдә зур фидакарьлек күрсәткән алдынгы механизаторлар сынатмый. Радик Гарипов – чабуда, Илгиз Хәйруллин белән Рамил Нәҗметдинов – печән әйләндерүдә, алар артыннан Мансур Мөхәмәдиев белән Андрей Казанцев рулоннарга кысалар. Алар җәйге көннең hәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Районыбызның уңдырышлы туфрагында маңгай тирен түгүчеләр аерым ихтирамга һәм мактауга лаек. Җиң сызганып хезмәт куйган кыр батырлары алларына куелган бурычны җиренә җиткереп үти. Кыска гына вакыт эчендә 178 гектар мәйданда печән жыелган инде.
– Быел ел уңышлы килә, печән шактый куе булып үсте. Печән әзерләү мәшәкатьләрен бик озакка сузмый гына тәмамларга ниятлибез. Үз эшләренең осталары булган авыл хуҗалыгы эшчәннәре булганда, киләчәккә өмет белән атлыйбыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов.

“Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында эш мал азыгы әзерләү белән генә чикләнми. Биредә сыерлар, атлар көтүлектә йөри. Алары чыбыркылы көтүчеләр карамагында.
Биредә эшлим дигән кешегә хезмәт кую өчен барлык шартлар да тудырылган, техника җитәрлек күләмдә, эш хакы да вакытында түләнә, көненә ике тапкыр ашау оештырылган.

Көзгә амбарлар тулсын өчен бүген тырышырга кирәк шул. Моны бик яхшы аңлыйлар «Зарипов» хуҗалыгының намуслы хезмәтчәннәре. Тәҗрибәле җитәкче hәм авыл хуҗалыгы уңганнарының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешү hичшиксез көн кебек ачык.

Автор:Лира Юрасова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей