Парлы гомер – нурлы гомер

 Тату гаиләнең нигезе булган мәхәббәт, сабырлык, ихтирам белән чорналган бәхет йомгагы Борай авылында яшәүче Әлфия һәм Гаделән Фәрхетдиновларны энҗе туйга алып килде. 30 ел элек кавышкан Фәрхетдиновлар гомер буе яшьлектә кабызган гаилә учагын сүндерми-сүрелдерми саклый белгәннәр. Читтән бәхет эзләмичә, тормыш юлын авылда тапканнар.

Әлфия апа Борай авылында дөньяга килә. Математика фәнен бик яратканга күрә, Борай беренче санлы мәктәбен тәмамлап, Свердловск шәһәренең Совет сәүдә техникумына укырга керә һәм аны тәмамлап, район кулланучылар җәмгыятендә бухгалтер булып эшли башлый. Хезмәтен намуслы башкарып, озак еллар эшләп лаеклы ялга чыга.  Бер дә тик утыручылардан түгел Әлфия апа. Спорт – аның якын дусты. Районда нинди генә спорт чаралары оештырылмасын, гел үзәгендә була. Герен дә күтәрә, скандинавча да йөри, волейбол да уйный. Хәтта Бөтенрусия ярышларда катнашып, медальләр, грамоталарга лаек була. Әлфия Хәниф кызы гаиләдә тирә-якка ямь бирүче, уңган, яраткан тормыш иптәше. Һәрвакыт ачык йөзле, сабыр, киң күңелле кадерле әни.

Әлфия апа белән булачак тормыш иптәше Гаделән Галләметдин улының «Газсервис»та шофер булып эшләгән вакытында танышалар. Берсе икенчесенә тиң булган яшьләр, кавышып, үз дөньяларын коралар. Гаделән абый Сәетбай авылында туып-үсә. Туган авылындагы мәктәпне тәмамлап, кечкенәдән үк техника белән кызыксынып, Бөре шәһәрендә шоферлыкка укый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, “Искра” колхозында эшли башлый. Аннары Борайдагы «Газсервис» оешмасына эшкә күчә. Һәм шунда ук укып, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Әлеге вакытта “Урожай” хуҗалыгында эшли ул. Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш итүчән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Гаделән абый – бик тырыш, төпле, ярдәмчел, кешелекле гаилә башлыгы. Фәрхетдиновлар үз көчләре, тырышлыклары белән матур йорт салып кергәннәр.

Балалары да әти-әни үрнәгендә эшсөяр, тырыш максатчан булып үсеп җитешә. Кызлары Лилия үз гаиләсе белән Казанда яши. Тормыш иптәше Илфат белән Милана һәм Марсельне тәрбиялиләр. Ул да әнисе юлыннан китеп, бухгалтер һөнәрен сайлаган. Уллары Азамат – әтисенең уң кулы, аның белән гел бергә эшләп, ярдәмләшеп үскән. Уфадагы нефть университетында белем алып чыгып, Казанда яши, инженер. Әти-әниләре янына балалары еш кайтып, булышып китә.

Бер-берсенә таянып, аңлашып, киңәшләшеп, бер-берсен хөрмәт итеп, юл куеп  яшәгәнгә күрә, гаиләләре ныклы, тормышлары иркен аларның. 30 ел бергә, бер һаваны сулап, бер хыяллар белән яшиләр икән, димәк, моның үз сере бар. Әлфия апа белән Гаделән абый әйтүенчә, бәхетле гаилә сере – бер-береңне аңлауда, юл кую белүдә. Иң мөһиме, арада ышаныч булдыру.

Гаделән Галләметдин улы һәм Әлфия Хәниф кызы өчен улларының, кызларының, кияүләренең игелеген күреп, оныкларына шатланып яшәүләре, кайтып хәл белүләре, аларны сөенеп каршы алу да зур бәхет.

Автор:Лейсен Галлямова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей