Парлап канат кагу үзе бәхет

Хисамовларга гомер көзләренә пар канатлы булып, бала-оныкларының күңел җылысын тоеп килеп керү бәхете насыйп булды.

Шуңа да алар язмышларына шөкер итеп яшиләр. 60 ел бергә кулга-кул тотынышып, матур итеп гаилә корып яшәгән пар бүген көндә бик теләп беренче очрашуларын искә алалар. 1962 нче елда Чишмә-Борай авылы егетен ул вакыттагы “Кызыл юл” колхоз җыелышына чакыралар. Биредә ул Яңа Тазлар авылыннан килгән яшь кызны күреп ала. Шул көннән егет күңел тынычлыгын югалтып, төрле сылтаулар табып, кыз янына ашкына. 1963 нче елны Яңа Тазлар авыл хакимиятендә язылышып, шул көнне барча туганнары белән гөрләтеп туй уздыралар.
Хисамовларның хез-мәт юллары “Кызыл юл” колхозы белән тыгыз бәйле. Чишмә-Борай авылында Марс Рәхимҗан улын “алтын куллы” дип йөртәләр. Кайда гына эшләмәсен: трактордамы, комбайнындамы – ул һәрвакыт эшчәнлеге, тапкырлыгы белән аерылып тора. Гаилә башлыгы Марс ага үзенең эшкә булганлыгы, тормышны җигелеп тарта белүе белән аерылып торса, Нәзирә апа гомер буе гадилек, тыйнаклык, сабырлык, уңганлык кебек татар хатын-кызларына хас күркәм сыйфатлары белән үрнәк күрсәтеп яши. Нәзирә апа да сынатып бара торганнардан булмый. Нинди генә эш башкармасын, җиренә җиткереп эшли. Колхозда төрле эштә эшләргә туры килә аңа: басуында да, фермасында да. Мәктәптә җыештыручы да булып эшли ул.
Хисамовлар күптән инде лаеклы ялда. Алар өч балага гомер бүләк иткәннәр. Тик бүгенге көндә аларның икесе генә исән-сау. Бер уллары яшьли гүр иясе булган. Ә инде кызлары Ленара һәм уллары Маратка яхшы тәрбия биреп, төпле белем алырга, олы тормыш юлыннан кыю атларга булышканнар. Алар яхшы әти-әни генә булып калмаганнар, өч онык һәм ике оныкчыкларына кайгыртучан, игътибарлы, өзелеп яратучы әби-белән бабай да әле. Ял көннәрен, бәйрәмнәрне зарыгып көтәләр алар, чөнки бала-оныклары кайткач, өйләре ямьләнеп китә.
Хисамовлар гаиләсе – эшчәннәр, алар күпләп мал асрыйлар, зур бакча үстерәләр, кышка бик күп кабымлыклар, кайнатмалар әзерлиләр. Нәзирә апа белән Марс абый Аллаһы Тәгалә биргән гомерләрен матур итеп яши беләләр, аларга һәркем сокланып карый, хөрмәт итә, яшь парларга үрнәк итеп куялар. 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган аларның. Мондый күркәм, тигез гомерне һәр пар үтә алмый. Нәзирә һәм Марс Хисамовлар күптән сиксән яшьне узсалар да, әле булса актив тормыш алып баралар. Олы яшьтәбез дип кул кушырып утырмыйлар. Әкрен генә көндәлек дөнья мәшәкатьләрен эшләп, бер-берсенә терәк булып гомер кичерәләр.

 

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей