“Озын гомерле булуымның сере сабырлыктадыр...”

Иске Карагыш авылында гомер итүче Карый ага Мостафин сугышны да, ачлыкны да күргән, ятимлек ачысын да татыган. Тормыш авырлыклары аны чыныктырган гына дисәк тә була.

90 яшен тутырган Карый абый бүген дә тик тормый. “Хәрәкәттә – бәрәкәт”,– дип яши ул. Өй алды бакчасы да иртә яздан көзгә кадәр аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырса, кышларын капка төпләре, өй алларындагы сукмаклар чип-чиста итеп кардан көрәлгән. –Сабырлык белән яшәдем, озын гомерле булуымның сере шундадыр, кеше белән бер тапкыр да сүзгә килмәдем, каты әйтә алам дип, бервакытта да кешегә авыр бәрелергә ярамый,– ди ул. Аның һәр сүзе тормышның алтын кагыйдәсе булып яңгырый. Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән бабакай шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган. Хатыны Фәнүзә апа белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге нигездә тәгәрәшеп үскән биш бала, тормышта үз урыннарын табып, һәрберсе  илебезнең төрле төбәгендә, төрле тармагында игелекле хезмәт итәләр.

–Балаларым бик тәүфыйклы булдылар, иркәләнеп утырырга вакытлары да булмады, кече яшьтән эшнең тәмен белеп үскәнгәдер, тормыш итә башлагач та безгә бер мәшәкать тә тудырмадылар, – ди Карый ага.

Ә язмыш аны кечкенәдән сыный. Авыр сугыш еллары балачагын һәм сугыш елларын урлый аның. 

–Бөтен эшләгән эшебез фронт өчен булды. Әнә шулай эшкә нык булып үстек. Үгез җигеп, басу сукалаган чаклар да булды. Гомумән, эштән кайтып кермәдек сугыш вакытында. Тик иң ныгы – ачлык үзәккә үтте. Яз көне басудан 3-4 черек бәрәңге җыеп кайтыр идек тә, әни шуларны мичтә пешереп ашатыр иде. Нужаны бик күп күрдек инде, – дип сөйләвен дәвам итте Карый абый.

Ачлы-туклы тормыш сугыштан соң да дәвам итә. Илне күтәрү нәкъ менә Карый абый буынына туры килә. Армия сафларыннан әйләнеп кайткач, элеккеге “Волга” колхозында шофер булып эшли башлый. Лаеклы ялга чыкканчы ал-ял белән исәплшмичә, көнне-төнгә ялгап, яраткан һөнәре буенча эшли.

–Әтиемнең фанера кабиналы йөк машинасы минем бүгенгедәй хәтеремдә. Ул бик тырыш, уңган, кешелекле булды. Кешеләрдә машина юк чак. Район үзәгенә барыр өчен, авыл халкы кышкы буранмы ул, көзге салкын яңгырмы, һава шартларына карап тормыйча, әтием йөгәнләгән йөк машинасы тартмасына төялеп китә иделәр. Ул вакыттагы машиналар да, әлеге сыман түгел иде, кабина эчендә җылыткыч юк, туң тимергә утырып, кулына бияләйләрен киеп, бервакытта да эшенә зарланмыйча, юлга чыга иде. Аннары замана акрынлап үзгәрде, авылга халыкны йөртү өчен беренче  автобус кайтты. Колхоз рәисе Мәсгут абый бу эшне әтигә йөкләде. Менә шулай итеп, авыл халкы җылы автобуста район үзәгенә йөри башлады. Сигез авыл халкын бер автобуска төяп, һәр кешенең моң-зарын тыңлап, сабыр гына районга йөртүен дәвам итте. Ул беркайчан да урын юк дип бер кешене дә юлда калдырмый иде. Кире кайтканда авылдашларны кайсы дәваханәдә, кайсы кибеттә, барсын җыеп, йомышларын үтәп, көтеп алып кайта иде.Тирә-якта Карый абыйның автобусы резиновый, барыбызда сыябыз, дип уен-көлке белән сөйләүчеләр дә күп булды,–дип исенә ала кызы, БРның атказанган артисткасы җырчы Фәридә Тимербаева.

Авылның тоткасы булып яши Карый Зиннур улы. Шофер булып кенә эшләми ул, күп очракта сырхаулап киткәннәр өчен ашыгыч ярдәм, юл газабына таручылар өчен “фәрештә” дә булырга туры килә аңа. Алай гына да түгел, җәйге чорда эшнең иң кызу мәле була. Халыкны  йөртү өстенә, аңа көненә  өч тапкыр савучыларны эшкә илтеп куеп, алып кайту да, басудагы эшчеләргә вакытында кайнар  аш ташуда аның иңенә төшкән.  Таң әтәче белән эшкә киткән әтиләрен  өйдә күрү балалары өчен бәйрәм сыман гына булган. Сабыр холыклы, акыллы Карый абыны бүгенге көндә тирә-як авылларда яшәүчеләр тик яхшы яктан гына искә алалар. Көн-төн өйгә кайтып керми хезмәт салган авыл уңганын гаилә учагында җылы ашлары белән тормыш гөле Фәнүзәсе каршы ала. Ул Яңавыл районы Иске Кодаш авылы кызы. Гаилә башлыгы белән бергә кулга-кул тотынышып, колхозда эшли. Бүгенге көндә дә икесе бер яр булып, искиткеч  матур дөнья  көтеп,  тырышып, тырмашып 60 ел бергә тату яшиләр. 

– Безнең әти искиткеч яхшы, эчкерсез, мәрхәмәтле, намуслы, ачык йөзле кеше. Гомерендә бер кешегә дә бер авыр сүз әйтмәде. Безне дә шулай тәрбияләп үстерде. Аны авыл халкы да бик ихтирам итә, районда да белмәгән кеше юктыр. Безнең кадерлеләребез сөеп-сөелеп яшәделәр. Әткәйнең бер дә тавыш күтәреп тиргәшкәнен хәтерләмибез, һәрвакыт кадерләп “әнкәсе” дип кенә дәшә  әнкәйгә дә. Әлдә икесе өйдә җитәкләшеп кенә йөриләр,–дип шатлык хисе белән сөйли балалары газизләренә сокланып.

Бар гомерен колхозга, туган җиренә, халыкка  багышлаган Карый абыйның эш нәтиҗәсен бер кочак Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм медальләре дәлилләп тора.

Аны 90 яшьлек юбилее белән котларга район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Кәшкәләү авыл биләмәсе башлыгы Дамир Әхмәтов килде. Алар Русия Президенты Владимир Путинның котлавын җиткереп, бар гомерен авылга, халыкка хезмәт итүгә багышлаган юбилярга  изге теләкләрен юллап, бүләкләрен  тапшырдылар.

 

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей