Озак гомер итү сере белән уртаклашалар

Аларның бер-берсенә булган игътибары, мөнәсәбәте, хөрмәте искитәрлек. Сүз Тау авылында туып-үскән һәм бүген дә анда гомер итүче Венера Муллаян кызы һәм Нәзгат Габдулхан улы хакында бара.
Аларның балачак һәм яшьлек еллары авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килгән. Шунлыктан бик иртә өлкәнәергә мәҗбүр булганнар. Дәһшәтле елларның бөтен газапларын кичергәннәр.
Дүрт елдан артык диңгезче булып хезмәт иткәннән соң, Нәзгат туган авылына кайта. Ул вакытта Венера инде Сарапулда эшләп йөри. Язмыш шушы ике күркәм кешене туган җирдән еракта, кунакта чакта таныштырган. Тиздән яшьләр чәчләрен-чәчкә бәйли, ул мәлдән алтмыш ел узган. Сафиннар 5 бала: 4 малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Кызганычка каршы, бу гаиләгә кайгы: өлкән улларының үлемен кичерергә дә туры килгән. Әмма сынаулар аларны тагын да ныграк берләштергән генә. Инде хәзер, еллар узгач та, Нәзгат Габдулхан улы Венера Муллаян кызына шундый сөю, наз белән карый, кичә генә өйләнешкәннәр диярсең. Ә шушы вакыт эчендә күп нәрсәгә: балалар үстерергә, оныклар сөяргә, туруннары тууына шатланырга өлгергәннәр.
Гаилә башлыгы механизатор булып эшләгән, ә хатыны авыл пекарнясында икмәк пешергән. Өйдә дә мәшәкать җитәрлек. Сабыйларны тәрбияләргә, зур хуҗалык алып барырга кирәк. Венера сөекле хатын, назлы ана, уңган хуҗабикә буларак йорт учагын саклаучы ролен башкара, гаиләдә татулык һәм килешү булсын өчен хәстәрлек күрә. Ире дә нәкъ үзе кебек - кулы һәр эшкә ята, гаиләсенә генә 3 йорт төзи! Ә тирә-якта күпме кешегә төзелеш эшләрендә ярдәмләшә. Намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен икесенә дә «Хезмәт ветераны» исеме бирелгән, байтак район һәм ведомство бүләгенә лаек булганнар. «Гаилә бәхетенең сере нидә?», дигән сорауга: «Бер-береңә карата сабыр, ихтирамлы булуда, тугрылык саклауда. Шул чакта гаилә бөтен бер дөнья», - дип җавап бирделәр.

Гульнара Глухова, корреспондент газеты "Янаульские зори"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей