Озак еллар пар канат алар

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, мәхәббәт һәм аңлашу белән Мулла авылында яшәүче Флүзә һәм Закирҗан Кәбировларның бергә гомер итүләренә менә инде ярты гасырдан артык вакыт узган. Аларның тормыш сукмаклары гел чәчәк түтәлләре белән генә бизәлмәгәндер, әмма тормыш сынауларына карамастан, Кәбировлар гаиләсе сокланып сөйләрлек гомер кичерә, балаларына, онык-оныкчыкларына сөенеп тату яшәп яталар.
Закирҗан абый Яңа Карагыш авылында гади генә биш балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Әнисе аның белән йөкле булганда әтисе сугышка китә, ләкин кире әйләнеп кайтмый, аны хәбәрсез югалган дип игълан итәләр. Ул бала чактан ук бернинди эштән дә тартынып тормый, эшләп үсә. 
Тормыш иптәше Флүзә апа Борайда туып-үсә. Гаиләдә дүрт баланың өлкәне була.  Йомшак күңелле Флүзә апа кавышу мизгелләрен бүгенгедәй хәтерли. 1962 елда ул Яңа Карагыш авылына эшкә килә, һәм шул елны ук алар танышып китә. Ә 1966 елда, Закирҗан абый армиядән кайткач, чәчләрен чәчкә бәйләп, гаилә коралар.
Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә яхшы тәрбия алып, бүген тормышта үз урыннарын тапканнар. Хәзер инде дүрт оныклары һәм оныкчыклары алар өчен өзелеп тора. 
“Безнең өчен байлык акча һәм зиннәтлелектә түгел, без гади генә яшибез, ләкин бездән баерак кеше юк сыман, –  диләр Кәбировлар. – Иң зур байлык бу дөньяда – якыннарның, туганнарның һәм балаларның тазалыгы, иминлеге, аларның кайгыртулары, күршеләрнең ярдәм итүләре”.  Нәкъ менә шушы хисләр Кәбировлар өчен иң зур бәһа булып тора.
Һәр гаиләнең үз тарихы, үз дөньясы, үз сере. Һәр гаиләгә, Кәбировлар кебек, бер-берсенә терәк булып, иңне-иңгә куеп, озак еллар пар канатлар булып яшәргә язсын.
Чулпан ГОБӘЕВА.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей