Олы кеше – солы төше

Рәхилә 1932 елда Түгәрәк авылында абыйсы Габдрахимгә иптәш булып Зарипов Ибраһим һәм Хатимә гаиләсендә дөньяга килә. Матур гына яшәп яткан гаиләгә кайгы кинәт килә, 1940 елда әтиләре чирләп үлеп китә. Ә 1941 елда сугыш чыгып, бөтен дөньяны кайгы баса. Рәхиләнең абыйсы – 18 яше дә тулмаган Габдрәхим дә сугышка китә. Тормыш авырлыгы хатын-кызга торып кала. Рәхилә әнисенә ияреп урак урырга, көлтә бәйләргә йөри. Тормыш ачысы, ачлык бәкәлгә суга. Әмма абыйсыннан килгән сирәк кенә хатлар да әнисе Хатимә белән Рәхиләгә яшәргә көч бирә. 
Сугыш елларында ягарга утын, ашарга тәгам ризык булмаган чакларда бер авылда яшәгән туганнар кышны бер йортта чыгарга тырышканнар. Үзләре күмәк булса да эвакуацияләнеп килгәннәрне дә үзләренә сыендырганнар. Хатимә гаиләсенә дә Мәскәүдән килгән кешеләр белән дус, тату булып яшәргә туры килә. Рәхилә апа аларны бик еш телгә ала. 
Сугыш тәмамлануга Габдрәхим дә әйләнеп кайта. Тыныч тормышта ул авылда җитәкче вазыйфаларда эшли. 
Рәхилә дә үсеп буй җиткерә. 1950 елда Кушманак авылына сугыш ветераны Фатыйховлар гаиләсенә килен булып төшә. Бианасы белән тату булып, кеше көнләштерерлек итеп яшәп китә алар. Тора-бара Мостафа абый Фатыйховны Кодаш авылына колхоз рәисе итеп җибәрәләр. Гаилә шунда күченә. Соңыннан исә кирегә Кушманакка кайтып,  йорт бетереп, ике ул һәм бер кызларына гомер биреп биредә яшиләр.
Бик матур гына яшәп ятканда инде буй җиткергән уллары Рәвис якты дөнья белән хушлашып, ата-анасын кайгыга күмде. Тормыш иптәше Мостафа да сугышта алган яраларыннан  кыска гомерле булды. 
Рәхилә апа мәктәптә ашнакчы булып эшләде. Эшен яратып башкарды, бүләкләргә лаек булды. Ире үлгәч тормышны берүзенә көтәргә туры килде, балалары инде читкә чыгып киткән иде. Сәламәтлеге ныклап какшагач, улы Рәфис һәм кызы Рәфисә карамагына калды. Балалары туган нигезне ташлап, алар янында читтә яшәргә мәҗбүр. Туган авылы Түгәрәкне, торган җире Кушманакны нык сагынса да, балалары игелегендә яшәвенә шат ул.  Шушы көннәрдә Рәхилә апа 90 яшен каршылады.  Алдагы көннәрендә дә сәламәтлектән аерылмый, гел шатлыкта яшәсә иде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей