Олы ихтирамга лаек ул

Борай районы Ваныш авылында гөмер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Нәҗимә Шайхлислам кызы Зайдуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле дата белән юбилярны Ваныш авыл хатын-кызлар Советы рәисе белән берлектә котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм Борай районың 90 еллыгына багышланган «Земля добра и хлеба» китабын тапшырдык.
“Башта әни булдым, аннары дәү әни, шулай ук карт әби дә мин”, – дип сузен башлады Нәҗимә апа.
– Тормыштан зарланмадым. Нишлисең, ил белән килгән авырлык булды инде. Аллага шөкер, тырыш булдык, эшләдек. Барына риза булдык, – ди юбилярыбыз.
Гомер дигәнең аккан су кебек, үтеп тә киткән. Бүгенге көндә Нәҗимә апа, кызы Лүзэ тәрбиясендә гөмер кичерә, әбекәй тормышына шөкерана кылып, үзе үстергән “агачның” татлы җимешләрен татый. Оныклары, оныкчыклары яраткан дәү әниләренә, карт әбиләренә еш кайтып хәлен белешеп, эшләренә булышып торалар. Якыннарының олы ихтирамга ия булган әбекәй дә ул. Алга таба да олыны-олы, кечене-кече итеп, тату, бердәм булып яшәгән Зайдуллиннар гаиләсенең киңәшчесе, олы терәге булып гомер итәргә насыйп итсен.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей