Ничек яшисең, терлекче?

Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов һәм белгечләре терлекчелек фермаларын йөреп чыктылар.

Ике көн буена барган эш сәфәренең чираттагысы “Батталов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан башланып китте. Шабай, бәләкәй генә авыл булуына карамастан, биредә ике крестьян-фермер хуҗалыгы бар. “Диярова” крестьян-фермер хуҗалыгында герефорд һәм симменталь токымлы маллар асрала. Көненә бер килограмм артым алып барган үгезләр, ит продукциясенә әйләндерелеп, хуҗалыкка күп табыш кертә. “Батталов” хуҗалыгында да симертү өчен 40 баш үгез асрала. Ике хуҗалыкның да мал абзарлары яхшы, мал азыгы да җитәрлек әзерләнгән.
Иске Бикмәт авылындагы “Хәмәтнуров” хуҗалыгы да уңышлы эшләп килә. 71 баш мал асрап, 100 гектар мәйданда туңга җир эшкәртеп, 110 гектар мәйданда арыш чәчеп, үз көнен үзе күреп ята.
Район җирлегендә күп кенә хуҗалыкларда герефорд токымлы маллар асрала. “Гайфуллиннар” хуҗалыгы да бу токымга өстенлек биреп, бүгенге көндә 57 баш мал асрыйлар.
Гаяз Гыймалтдинов – районда үзенең чабыш атлары белән танылу алган фермер. Ул бүгенге көндә ит ысландыру цехы ачу белән янып яши. Бар шарты да килгән мал чалу цехы төзегән.
Малчылык һәм басучылык тармакларында районда алдынгы булган Ленин хуҗалыгы бүгенге көндә кышлату чорында уңышлы эшләп килә. Силасау, Арсланбәк һәм Зур Бадрак авылларындагы сөтчелек фермалары һәм бозауларны асрау абзарлары да белгечләр тарафыннан тикшерелеп, урыннарда киңәшләр бирелде.
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында иң зурларының берсе Ялдәк авылында урнашкан Зариповлар хуҗалыгында бүгенге көндә зур артым бар. Сыерлар, башмаклар бозаулый, яшь үрчемнең саннары арта. Шулай ук биредә урнашкан “Ахунов” хуҗалыгында да герефорд токымлы маллар уңышлы кышлатудалар.
Чалкактагы “Кызыл таң” һәм Бигә-нәйдәге “Шакиров” хуҗалыгында да кышлату чоры барышы, ветеринария табибларының эшчәнлегенә уңай яктан бәя бирелде.
“Урожай” хуҗалыгында бу чорда күп кенә артым һәм яшь үрчемнәрне тәрбияләүдәге үзгәрешләр белән таныштырдылар.
Белгечләр хуҗалыклардагы фермаларның торышына, терлекләрнең нинди шартларда асралуына, рационга игътибар итте. “Бүгенге көндә районда сөт савымын күтәрү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Сөт күләме артсын өчен һәммәсе дә мөһим: азык та, терлекне асрау шартлары да. Бу яктан йөреп чыккан хуҗалыкларның барысында да шартлар канәгатьләнерлек”, – диде идарәлек начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов.

Автор:Гульназ Хузина
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей