Иң мөһиме тиешле тәрбия

Кузбай авылындагы “Фәйзрахманова” крестьян-фермер хуҗалыгы кышлатуны уңышлы башлап җибәрде. Узган елның шушы вакытына карата сөт җитештерүне арттыруга, аның сыйфатын яхшыртуга ирешүне төп бурыч итеп куйган фермер Луиза Рафаэль кызы узган ел голштин токымлы 51 баш башмаклар алып кайткан иде. 
– Бүгенге көндә сыерларның  һәммәсе дә исән-сау бозаулады, 15е инде икенчегә яшь үрчем бирде. Декабрь ахырына калганнары да бозаулап бетәргә тиеш. Әлегә 27 баш бозау асрыйбыз. Аларны терлекче Илгиз Шәрипов тәрбияли. Бозаулар асрала торган корпуста аның хезмәте белән бөтен җирдә дә тәртип һәм чисталык, – ди фермер.  
Биредә маллар тук. Печән, салам, сенаж, фураж җитәрлек, хәтта жом да сатып алып кайтартканнар. Азык иркен булгач, малларны карарга да рәхәт, ди терлекчеләр.
Яхшы сыйфатлы печән малларның алдыннан өзелми, азыкны төрләндереп, витаминнар белән баетып бирәләр. Тук маллар көр, үлем-китемгә дә юл куелмый. Биналар төзек, чиста, бөтен җирдә тәртип. Шул ук вакытта, быел азык иркен дип, аны бәрәкәтсез тотарга да ярамый, чөнки киләсе җәйнең ничек киләчәге билгесез, азык әзерләү үзе дә арзан эш түгел. Хуҗалык җитәкчелеге бүген маллар санын ишәйтү мәшәкатьләре белән мәшгуль. Терлекчелек тармагын үстерү өчен, әлбәттә, басучылык белән шөгыльләнергә кирәк. Бу крестьян-фермер хуҗалыгы уңганнары 500 гектар мәйданда җир эшкәртә. Югары уңыш алу өчен җирне көздән эшкәртүне хуп күрәләр. Шунлыктан, язга биредә бөтен булган мәйдан җирләр эшкәртелгән,  100 гектар мәйданда арыш чәчелгән. 
Бүгенге көндә фермаларның шактыенда сыерларны савуның сөтүткәргечле технологиягә корылуы, ә малларга азыкның үлчәү-тараткыч аркылы бирелүе терлекчеләр хезмәтен күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтә. Тик фермаларны механикалаштыру юнәлешендә соңгы елларда башкарылган эш никадәр күләмле булмасын, эшнең ахыр нәтиҗәсендә терлекчеләрнең роле хәлиткеч булып кала. Биредәге фермер хуҗалыгында да үз эшенең чын осталары, теләсә нинди катлаулы шартларда да хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаручы фидакарь терлекчеләр аз түгел. Сөт саву операторы Ирина Калиева көненә 500 литрдан артык сөт савып ала. Биредә җитештерелгән продукция сөт заводына тапшырылып, хуҗалыкка табыш китерә.
Хуҗалык җитәкчесе Луиза Фәйзрахманова унөч ел буена кешеләргә эш урыннары булдырып, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә зур өлеш кертә. Һәм, әлбәттә, аның намуслы хезмәте җитәкчеләр тарафыннан билгеләнми  калмый. Ул РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына ия булды. Фидакарь хезмәт кайда да, бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагында, һәрвакыт бәһаланып тора.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей