Мөһим сораулар каралды

Борай районының социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб төзелде. Штабның төп бурычы – район халкы өчен санкцияләр куркынычын киметү һәм тормыш дәрәҗәсе төшүгә юл куймау. Шушы җәһәттән, район хакимиятендә оператив штабның чираттагы утырышы узды. Анда кулланучылар базарындагы товарларның һәркем өчен яраклы булуын, дару препаратлары белән тәэмин итүне, хезмәт базарындагы хәл,  бюджет тотрыклылыгы каралды. Шулай ук,  белем бирү оешмаларында өзлексез кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турындагы сораулар каралды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей