Мәңгелек йортлар тәртиптә тотылыр

Авылдашларымның, халкымның эшкә уңганлыгын, тырышлыгын барлык республика халкы белә. Мал-туар, кош-корт асрау, яшелчә-җимеш үстерү дисеңме – барысын да булдыра белә аблайлылар. 

Хәтта безнең туфракта үскән суган да, бик мул, яхшы уңыш бирә. Күмәк эшләрне, өмәләрне дә авылдашларым бердәмләшеп башкара. Күп еллар дәвамында 3 май көнне авылдашларым мәрхүмнәрнең якты истәлеген хөрмәтләп, мәңгелек йортларга әверелгән зиратларны чистартырга җыелалар. Читтә яшәүчеләр дә өмәләрдән читтә калмый, катнаша алмаганнар исә рәхмәт сүзләрен җиткерә. Авыл активы быел да дәррәү кузгалып, авыл мәдәният йортында халыкны борчыган сорау-мәсьәләрне, проблемаларны хәл итәргә җыелды. Бу чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Үрнәк авылы биләмәсе җитәкчесе Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, авыл халкы катнашты. Аблай авылына ерак Әбҗәлил ягыннан килен булып төшкән, заманында мәктәптә укытучы, аннан мәдәният йорты мөдире булган, барлык эшләрне зур җаваплылык белән башкаручы Альмира Җәвәт кызы Вәлиеваны авыл старостасы итеп сайладылар. Зиратларга бару юлларын тәртипкә китерү, ритуаль кирәк-яраклар саклау урыны булдыру, зиратларны тәртиптә тоту, үләннәрне чабып тору, җитешмәгән көрәкләр, ломнар, йола нигезендә җирләү атрибутлары сатып алу максатында иганә акчасы туплау турында килештеләр. Бу максатта инициатива төркеме әгъзалары итеп: Зәбирә Әхмәтова, Радик Кодаяров, Фәүрия Сафиуллина Рәсим Батталов, Рәнүз Ширәев, Нәфис Насыйбуллин, Наил Сәетгәрәевны сайладылар. Югары оч зиратның юл ягы башын Илгиз Гатин, икенче башын Фәүзел Вәлиев, ә түбән оч зиратын Наил Сәетгәрәев тәртиптә тотачак.

Автор:Индира Латыпова 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей