МӘКӘРЛЕ ЧИР ТАРАЛУГА ЮЛ КУЙМАСКА

Муниципаль район хакимиятендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оештырылган оператив штаб эшендә аның әгъзаларыннан тыш чакырылучылар – район үзәк дәваханәсенең баш табибы Алина Фаил кызы Латыйпова, район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары хезмәте җитәкчесе Руслан Илһам улы Төхбәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, социаль приют бүлеге мөдире Зөлфия Касыйм кызы Тимергалиева, Бакалы психоневрология интернаты филиаллары – Яңа Балтачтагы инвалидларны социаль хезмәтләндерү учреждениесе мөдире Наил Гамбир улы Шакиров белән Рәҗәптәге өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны социаль хезмәтләндерү учреждениесе мөдире Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Чараны муниципаль район хакимияте башлыгынын кадрлар һәм социаль мәсьсәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды. Районыбызда коронавирус инфекциясе таралу хәвефенә бәйле агымдагы хәлләр турында хисап тотып, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Алина Фаил кызы Латыйпова соңгы ике айдан артык чакмагышлылар арасында бу мәкәрле чирне йоктыру очраклары теркәлмәве, санаулы гына вируслы пневмония белән авыручылар Иске Калмашта оештырылган ковидгоспитальдә стационар дәва алуы, сезонлы грипп һәм кискен респираторлы вирус инфекциясе (ОРВИ) йоктыру очраклары да гадәттән тыш таралу алмавы, бу җәһәттән халык арасында профилактика чаралары үткәрелүнең йомшартылмаячагы турында белдерде. Участок уполномоченныйлары җитәкчесе Руслан Төхбәтуллин җәмәгать урыннарында саклык чараларын күрү һәм дистанция тоту режимы үтәлеше белән таныштырды, халык башлыча күрелгән барлык чараларга аңлап карый һәм зур күпчелек сакланып яшәүне өстен күрә, дип ассызыклады. Район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында укытучылар һәм укучылар арасында сезонлы чирләр таралуны искәртү максатында күрелгән чаралар һәм агымдагы эшчәнлек барышы турында муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева чыгыш ясады. Артабан үзләре җитәкләгән учреждениеләрдә бу җәһәттән нәрсәләр эшләнелүе турында социаль приют бүлеге мөдире Зөлфия Касыйм кызы Тимергалиева, Рәҗәптәге социаль интернат мөдире Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев, Яңа Балтачтагы инвалидларны социаль хезмәтләндерү учреждениесе мөдире Наил Гамбир улы Шакиров тәфсилле аңлатмалар бирде. Фикер алышулар соңында бу юнәлештә саклык чаралары күрүне йомшартмаска килешенелде, һәр учреждениедә чирләр таралуга юл куймаска булышлык итүче чаралар планы кабул ителде һәм үтәлешкә алынды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей