Митрә-Әюп авылында районыбызда беренче модуль тибындагы фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Яңа елга аяк басарга санаулы гына көннәр калганда Митрә-Әюп авылында модуль тибындагы районыбызда беренче фельдшер-акушерлык пункты сафка кертелде.

Аны тантаналы шартларда ачып җибәрүдә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Эрик Фәйзулла улы Фазлыйәхмәтов, аның урынбасарлары Алина Фаил кызы Латыйпова белән Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров, Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәмилә Харис Сәлимгәрәева, авыл биләмәсенең мәдәният хезмәткәрләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

“Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү” федераль проекты ярдәмендә республикабызда тормышка ашырылучы модуль тибындагы фельдшер-акушерлык пунктлары төзү программасы кысаларында безнең районда төзелгән әлеге беренче объект чагыштырмача кыска вакыт эчендә әзер булды. Октябрь урталарында, дөресрәге, 18 октябрь көнне Уфадан “Тм – Пласт Сип-панели” оешмасы егетләре килеп, берничә сәгать эчендә әлеге бина куелачак урынга борау тибындагы субайлар урнаштырып киттеләр. Артабан урындагы оешмалар көче белән бирегә суүткәргеч челтәре тартылды, канализация өчен шамбо әзерләнелде. Ырынбур шәһәрендә җыелучы каркас тибындагы бинаның әзерлеген дәваханә җитәкчелеге даими контролендә тотты.

Декабрь урталарында бина өлешләрен урынга китереп җиткерделәр һәм тиз арада монтаж эшләре башкарылды. Төзелешне муниципаль район хакимияте һәм дәваханә җитәкчелеге Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте белән берлектә даими контрольдә тоттылар. Әлбәттә, бу зур эштә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, биредә хуҗалык эшчәнлеге алып баручы җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколовның да өлеше бәһалап бетергесез зур булды – ул техника белән дә ярдәм итте, төзелеш-монтаж эшләренә дә күп өлеш кертте.

Чараны урындагы мәдәният хезмәткәрләре күмәк җыр башкарып, биредә яшәүче өч тугандаш халык телләрендә кунакларны сәламләп, икмәк-тоз, милли аш-судан авыз иттереп ачып җибәрделәр. Алып баручы Митрә-Әюп мәдәният йортының художество җитәкчесе Рәмзия Гайнанова үзләренең авылы турында олы хәстәрлек күрсәтүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләре җиткергәннән соң муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Шакирова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Ирек Усманов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Эрик Фазлыйәхмәтов, Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәмилә Сәлимгәрәева әлеге чарага үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр, авыл халкына исәнлек-саулык теләп, Яңа ел теләкләрен юлладылар.

Тантананың кульминацион мәле җитте. Район үзәк дәваханәсе баш табибы Эрик Фәйзулла улы Фазлыйәхмәтов биредә хезмәт салучы фельдшер-акушер Луиза Рәшит кызы Нуркаевага өр-яңа бинаның символик ачкычын тапшырганнан соң модуль тибындагы фельдшер-акушерлык пункты ишеге алдындагы ал тасманы Ирек Усманов, Светлана Шакирова һәм Эрик Фазлыйәхмәтов кыркты. Артабан һәммәсе дә эчкә үтте.

Ишектән керү белән иң тәүдә кечкенә фойеда ян-якларда көн-күреш кирәк-яраклары саклау өчен бүлмәләр күзгә ташлана. Эчкәрерәк үтү белән иркен көтү урынына килеп керәсең. Монда йомшак эскәмия куелган, кием элгече бар. Уң якта җылы бәдрәф, анда җылы һәм салкын су өзлексез килеп тора. Артабан хезмәткәрләр өчен бүлмә, шунда ук медицина кирәк-яраклары, дару препаратлары саклана торган шкаф урнаштырылган. Сул яклап иң тәүдә фельдшерның кабул итү бүлмәсенә эләгәсең. Янәшәдә генә процедуралар бүлмәсе, артабан каралу кабинеты урын алган. Кан басымын үлчәтү, ЭКГ процедурасын, башка манипуляцияләр үтү өчен өр-яңа аппаратлар, уңайлы җайланмалар куелган. Һәр бүлмәдә өзлексез җылы һәм салкын су агып торган юынгычлар бар. Бина үзе электрда эшләүче конвекторлар ярдәмендә җылытыла, яхшылап җилләтелә. Кыскасы, менә дигән шартлар тудырылган.

Баш табиб Эрик Фазлыйәхмәтов биредә табибларның урынга чыгып кабул итүләрен оештыру өчен дә шартлар булуы турында горурланып сөйләде, артабан да әлеге кебек пунктлар ачу өчен бөтен тырышлыкларын салачакларын вәгъдә итте, авыл халкына мондый уңайлыкны тудыруда турыдан-туры ярдәм күрсәткән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев белән аның урынбасарлары Азат Җәүдәт улы Басыйровка, Светлана Фларис кызы Шакировага, “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколовка, Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәмилә Харис кызы Сәлимгәрәевага ихлас рәхмәт белдерде.

Яңа эш урыныннан канәгатьлеге фельдшер-акушер Луиза Нуркаеваның йөзенә үк чыккан иде. Ул да үз биләмәсе белән горурланып таныштырды, авыл халкына Яңа ел алды бүләге ясаган һәммәсенә дә ихлас рәхмәт белдерде.

Яңа бинага мөмкинлекләре чикле гражданнар да бер каршылыксыз үтә алсын өчен шартлар бар – яхшылап пандус эшләнелгән, баскыч мәйданчыгы да хәтта коляскалы кеше дә иркенләп хәрәкәт итә алырлык корылган. Җәй көне бирегә керү урыны да яхшылап тәртипкә китереләчәге бәхәссез, ә авыл уртасыннан узган ел гына өр-яңа асфальт-бетон өслекле юл салынды.

Тантанага җыелучылар биредә тудырылган һәр уңайлыкка соклану белдерделәр, үзләре турында хәстәрлеккә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Модуль тибындагы мондый фельдшер-акушер пунктлары районыбызда тагын да арта барыр, дип ныклы ышанабыз.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей