Миннигулов Рамиль Әлфәт улы

Ваныш авылында туып үскән  Миннигулов Рамиль Әлфәт улы  хәрби дингез флотында хезмәт итте. Миннигулов Рамиль Әлфәт улы1958 елнын 21 январенда Ваныш аулында дөньяга килә. Ваныш мәктәбендэ 8 класс белем алып Борай урта мәктәбендэ 9-10 классларны тәмамлый. 1975 елда Бәләбәй авыл хужалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумына укырга керә. Техникумнан 1976 елда хәрби диңгез флотына хезмәткә алына. 6 ай Владивостокта су асты диңгезе мәктәбендә укый, укудан соң Камчаткага жибәрәләр. Камчаткада капитан 2 ранга Дворецков командалыгында су асты кәмәсе экипажына туры килә. Анда 1979 елның язына кадәр хезмэт итә. Ике ерак походта катнаша, бик куп торпедный һәм ракетный атышларда катнаша. Главный старшина званиясына кадәр кутәрелә. Флоттан соң техникумны бетереп колхозда  механик булып эшли. Хәзергесе көндә тормыш иптәше Лүзинә белән лаеклы ялдалар, улы Шамиль, кызы Айгөл һәм оныкларына ныклы терәк булып яшиләр.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей