Милли аш-суларыбыз – табын күрке

Һәр халыкның милли асылын ачып бирә торган билгеләр арасында үзләренә генә хас булган ризыклар әзерләү аерым урын тотуы бәхәссез. Гасырлар дәвамында өлкән буыннардан тапшырыла килгән милли ашлар әзерләүнең үзенчәлекле рецептлары авыз-тел иҗаты, милли киемнәр, әлифба кебек үк кадерле һәм хөрмәт белән сакланыла торган ядкарьләр булып тора. Тозлыкуш мәдәният йортында күптән түгел үткән “Татар халык ашлары”чарасын ачып җибәргәндә ук аның сценариен төзеп алып баручы модельле китапханәнең әйдәүче китапханәчесе Гөлнара Мөнәвир кызы Сәхипгәрәева чараның мәртәбәсен арттыручы мисаллар китерде, татар ашларын әзерләү үзенчәлекләрен тасвирлады. Чарада катнашучы төрле яшьләрдәге дистәләрчә хатын-кызларның һәркайсының аш-су әзерләү остасы икәнлеге күренеп торса да, барысы да зур диккать белән милли ризыклар әзерләү турында сөйләгәннәрне тыңлап, күңеленә сеңдереп барды. Гөлнара Мөнәвир кызы мавыктыргыч итеп Гиннессның рекордлар китабына кертерлек әзерләнгән аш-суларыбыз белән таныштырды, ризык әзерләгән вакытта халык юраулары һәм сынамышлары да ничек үтәлүе турында мисаллар китерде, пешеренә белүенә карап кәләш сайлау, яшь киленнәргә бәһа бирү турында сөйләде. Камыр ашларына күчкәч, авылның булдыклы хатын-кызлары, бигрәк тә төрле чараларга милли ризыкларны мотлак аларны чакырып әзерләткән апалар, арада инде мәңгелеккә күчкән хөрмәтле өлкән буын вәкилләре дә исемләп телгә алынды. Кемнең бәлеш, гөбәдия, кош теле, тәбикмәк, коймак, кыстыбый, пәрәмәч, өчпочмак, чәкчәк кебек ризыклары, хәтта тортлары да ничек килеп чыгуын мисаллар китереп искә алдылар. Чәкчәк пешерүчеләргә аерым тукталдылар. Туйлар яки башка мәҗлесләр булсынмы – бу ризык әле дә өстәл түрләрендә иң көтеп алынган кунак. Аны әзерләүдә дә һәр хуҗабикәнең үзенә генә хас алымнары бар. Камыр составыннан башлап нинди майда һәм күпме вакыт пешерү дә игътибардан читләштерелмәскә тиеш. Шул чагында гына әлеге ризыкның яхшы килеп чыгуы бәхәссез. Чәкчәк пешерү осталары да барланылды, һәркайсының үзенчәлекләре искә алынды. Бүген дә бу ризыкны зәвык белән әзерләүчеләр арабызда яши. Чарада катнашучылар алдында мәдәният йорты хезмәткәре Алина Сәлихова башыннан ахырынача чәкчәк пешерү буенча осталык дәресе күрсәтте.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей