Мәхәббәт һәм тугрылыкны юлдаш итеп

Гаилә – язмышның иң кыйммәтле бүләге. Һәрберебез өчен бу сүзнең  үз мәгънәсе бар.
Җәйнең бер матур көнендә миңа Үтәгән авылында булырга туры килде. Авылга барып кергәч тә безне бик матур мәчет каршы алды. Биредә начар кешеләр яши алмыйдыр ул, минем алда шундый матурлык иде. Һәм мин моңа инандым да.
Мин кунакка барган гаилә –  Шәйнуровлар гаиләсе иде. 
Мин барып кергәндә яңгыр сибәләп торса да, Фәнүзә апа белән Әлфир абыйның елмаюлары күктәге кояштай нур сибеп тора иде. Ишегалдындагы   пөхтәлек, чисталык, алсу чәчәкләр өйдә дә мине каршы алдылар. Бераз тын алып сүз башлаганчы, Фәнүзә апа, тәмле исләрен чыгарып, коймак пешерә дә башлады. 
Әлфир абый машинасын гаражга куйган арада без Фәнүзә апа белән әз генә серләшеп алырга өлгердек. 
– Без Әлфир белән күршеләр идек. Ул минем абыйлар белән дуслашып йөри иде. Ул хәрби хезмәткә киткәндә, мин  бала-чага гына идем әле, – ди Фәнүзә апа. – Машинага утырып киткәч, без, күрше кызлары, елап калдык. Бик жәл иде кебек.
Әлфир абый Венгриянең Хаймашкер шәһәрендә хәрби хезмәтен тәмамлап кайтуга, күрше кызлары үсеп киткәннәр. Алар арасында бер гүзәле дә бар  – Фәнүзә исемлесе.
– Ничек өйләнмисең инде, елап озатып калды бит, – дип шаярта Әлфир абый бүген дә.  Ә үзе хатынына яшертен генә карап  куя. Күзләрендә бәхет, гашыйклык балкый. 
Себергә китеп эшкә урнашкач, ярты еллап хатлар язышкач, Әлфир абый үз сөеклесен кайтып ала. Шулай итеп яшь гаилә төзелә. Бер-бер атлы ике бала, кызлары Айгөл, уллары Илгиз дөньяга киләләр. 
Фәнүзә апа балалар бакчасында, Әлфир абый зур машинада шофер булып эшләгәннәр. Утыз елдан артык Нижневартовск шәһәрендә торып, җан тартмаса да – кан тарта дип, туган авылларына – Үтәгәнгә кайтып төпләнәләр.
Алтын куллы Әлфир абый атасыннан калган йортны заманча төзекләндереп, бар уңайлыкларын булдырып куйган.
Фәнүзә апа белән Әлфир абый  бергә тавык-үрдәкләр карап, чәчәкләр, агачлар үстереп   мәш килеп яталар. Өйдәге барлык эшләрне дә бергә эшлиләр.
– Урмандагы бар агачны да бакчага утырттык бугай инде, – диләр алар. 
Моннан тыш, алар җәй көне велосипедта йөриләр, кышын чаңгыда шуалар. Борайга бассейнга су коенырга  йөриләр, бер концертны да калдырмыйлар.  
Алар шулай ук әниләрен, Вәзинә әбине дә карыйлар. Һәрвакыт өй эчендә чисталык, ашы, тәм-томы пешерелгән. 
Әлфир абый мактаулы донор, хезмәт ветераны да. Фәнүзә апаны да, Әлфир абыйны да  эштә кадерләп, хөрмәт итеп, Мактау хатлары, грамоталар белән бүләкләгәннәр. Лаеклы балалар үстергәннәр алар. Икесе дә укуны медальләргә тәмамлаганнар. 
– Бүгенге көндә шундый искиткеч балалар үстерүебезгә бик шатбыз. Оныклар белән ярдәм итәргә тырышабыз, – диләр Шәйнуровлар.
Мәхәббәт һәм тугрылык. Бу искиткеч кешеләр өчен алар гаилә тормышларында ышанычлы терәк булдылар һәм булып калалар. Никахка кергән хәзерге яшьләргә үрнәк түгелме бу?!
Лира Юрасова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей