Мәхәббәт дигән кош бардыр, канатлары пардыр

Бердәм, тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичереп, намуслы балалар тәрбияләнгәнен барчабыз да яхшы аңлый. Ә уйлап карасаң, һәр гаилә үзе бер серле сандык бит. Таңатар авылында гомер итүче Маликовлар гаиләсе дә менә шундый: бар яклап та бер-берсенә тиң булган пар. Аларның уңганлыгы, булдыклылыгы йортларыннан ук күренеп тора. Вакытында “Яшә, туган авылым” район конкурсының “Иң яхшы шәхси йорт” номинациясендә җиңүче исемен бер дә юкка гына яуламаганнар алар. Аларның йортларын, ихаталарын, бакча-кураларын күрсәң, сокланып хәйран каласың. Бу хезмәт – аларның уртак уңышы. Алар арасында бертөрле гармония өстенлек итә.
Фәрис Маликов әти-әнисе өчен бик көтеп алынган ир бала була. Ике апасыннан соң көттереп кенә дөньяга аваз сала ул. Бәләкәйдән үк акыллы, зирәк, уңган бала булып үсә. 1978 елда тәү тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Укуда үзен сынатмый егет, гел яхшы билегләренә генә өлгәшеп, урта мәктәпне тәмамлый. Аннары инде Благовещенск шәһәрендә укуын дәвам итеп бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Катыркалы белгеч булып туган авылына кайтып төшә һәм элеккеге Чапаев исемендәге колхозда учетчик-лаборант булып эшкә урнаша.
Хезмәт юлы аны булачак тормыш иптәше – шушы ук колхозда пешекче кыз Лилия белән очраштыра. Яшьләр озын-озакка сузмыйча, 1994нче елда гаилә коралар. Бер-берсенә терәк булып, матур гаилә учагы кабызып, бер-бер артлы балалар үстерәләр.
Лилия урта мәктәпне тәмамлагач, Нефтекамада повар-кондитерга укый. Һөнәри белемле белгеч колхозда пешекче булып эшкә урнаша. Колхоз таралгач, мәктәптә балаларны тәмле ашлары белән сыйлый. Аннары балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли.
Гаилә башлыгына хезмәт юлында төрле вазыйфаларда эшләргә туры килә. Бухгалтер, аннары ындыр табагында келәт, мәктәптә хуҗалык мөдирләре. Кайда гына эшкә куйсалар да, Фәрис үз эшен намус белән башкарып, җитәкчеләр тарафыннан гел яхшы сүз генә ишетә.
Матур тормыш юлы үтелгән, ә Маликовлар шушы юлда күпме сикәлтәләр, чакыр-чокыр, кайгы-хәсрәт, бәла-каза күргәннәрен үзләре генә белә. Шулай булса да, алар бер-берсенә терәк булып, кайгыда да, шатлыкта иңгә-иң куеп яшәгәнгә, араларындагы мәхәббәт хисләре сүрелмәгәнгә бүген аларның тормышы күпләрне сокландыра да инде. Гаиләдә булган мәхәббәт ул – роза чәчәгедәй хуш, меңьеллык имән кебек нык һәм май аеның кичләре кебек саф. Маликовларның гаиләсендә дә нәкъ шулай. Үзләре бик тырыш булганга, балаларына да дөрес тәрбия биреп, эшчән, ярдәмчел, хезмәт сөючән итеп үстерәләр. Уллары икесе дә алар өчен өзелеп торалар. Ялларда кайтып ярдәмләшәләр.
– Тормыш иптәшемнең исеменә җисеме туры килеп тора. Бигрәк чәчәкләр ярата. Мин аны үзем дә яшьтән үк чәчәк кебек тәрбияләдем, чөнки өйләнгән чакта балдызым: “Менә, җизни, сиңа чәчәк бүләк итәбез, син аны шиңдермичә яшәт яме”, – дигән иде. Мин шуңа Лилиям өчен тырыштым, тырышам. Киләчәктә дә парлы булып яшәргә Ходаем насыйп итсен, – диде гаилә башлыгы хәләл җефетенә таба карап елмаеп.
Әйе, уйлап карасаң, Мали-ковларның тормышы гел гөлбакча сыман гына булмагандыр, бик авыр чаклары да күп булгандыр. Шуңа карамастан, алар бер-берсенә тугры булып, авырлыкларны бергә кичергәннәр. Менә шундый чыдам, бердәм булганда гына гаилә таркалмый, яшәвен дәвам итә.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей