Матур гаиләләребез бар

Бар гомерләрен авыл тормышына, колхозга багышлаган кешеләр бихисап. Иске Бикмәт авылында яшәүче Гайнифә һәм Каниф  Талиповлар да нәкъ шундый гаиләләрнең берсе. 
Бөредә һөнәри белем алган Гайнифә хезмәт юлын элеккеге “Алга” колхозында бухгалтер булып башлый. Биредә бераз тәҗрибә туплагач, аны авыл советына эшләр белән идарә итүче итеп чакыралар, аннары картлар йортында директор вазыйфасын башкара. 
Тормыш иптәше Каниф тә бар гомерен колхозга багышлый. Ул мал табибы булып эшли. Ике уңган бер булып, авылга ямь биреп, үз көчләре белән матур йорт салып чыгалар, ике кызларын тәрбияләп үстереп, укытып, олы юлга бастыралар. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Атна саен балалар кайтып, мәш килеп, ни дә булса эшләп йөри, ә Каниф мал-туар һәм техника тирәсендә кайнаша, нәрсәдер төзәтә-ясый. Өйләренә килеп керсәң, ачык чырай, кайнар чәе белән дигәндәй, киң күңелле хуҗабикә Гайнифә каршылый. 
Хәзер заманы шулмы, ишек-капканы бикләп яши авыл халкы. Ә бу гаиләдә капкалары да, күңелләре дә һәрчак ачык. Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бакчаларындагы җиләк-җимеш агачлары мул уңыш белән сөендерә. Мал-туар, кош-корт асрыйлар. Авыл җирендә төп таяныч үз көчеңә генә. Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган. Авылдагы бөтен өлкән буын вәкилләренә ярдәмләшеп, һәрвакыт Коръән ашлары уздырып авылдашларын җыя. Менә шундый дус, тату, ярдәмчел бу гаилә бөтен авылга үрнәк.
Гөлхая Ганиева, 
Иске Бикмәт авылы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей