Матур гаилә

Бәрәкәтле Бораебызда 50 ел бергә гомер итүче Ания Әгъзам кызы һәм Хөрмәт Әмир улы Әмировлар олы ихтирамлы гаиләләрдән хаклы санала.

Ярты гасыр еллар узса да, бары ихтирамга лаек булган бу гаилә бер-берсенә җылы карашларны суытмыйча, бетмәс-төкәнмәс тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча, матур гомер кичерәләр. Әмировлар авылдашлары, райондашлары арасында да хөрмәтле кешеләр.

Тумышы белән Чалкак авылыннан булган Ания Әгъзам кызы сатучы һөнәрен үзләштереп, туган ягына эшкә кайта. Ә инде тормышка чыккач, хезмәт юлын Борайда дәвам итә. Бу вазыйфада лаеклы ялга чыкканчы эшләде ул. Олы йөрәкле, изге күңелле, һәр кешегә ярдәм кулы сузарга әзер булган гүзәл затны әле булса иң изге сүзләр белән искә алалар. Хезмәт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен бирелгән югары бүләкләре дә бихисап, ул хезмәт ветераны да.

Хөрмәт Әмиров, исеменә җисеме дигәндәй, мактаулы һәм хөрмәтле кеше. Хезмәт биографиясе мактауга һәм үрнәккә нигезле рәвештә лаек аның. Туган авылы Каратамак басуларында бик яшьли тракторчы булып иген үстерә. Бер вакытта да тик тормас Хөрмәтнең иң яратканы спорт була. Хәрби хезмәттән соң ул сельхозтехника район берләшмәсенә эшкә килә. Тракторчы Хөрмәт Әмир улы сельхозтехникада да, аннан соң агромпромхимия берләшмәсендә дә алдынгылар сафында районыбыз басуларында ашлама чыгара. Хезмәтен югары бәяләделәр аның. Шул дәвердә Хөрмәт Әмиров намуслы хезмәте өчен медаль, почет билгесе ордены белән бүләкләнә.

Комсомол яшьләр коллективын җитәкләгән өчен ул ВЛКСМ Үзәк комитетының II дәрәҗә дипломына да лаек була. Тагын да ул өч бишьеллык ударнигы.

Хөрмәт абый ил кушуы буенча Чернобыль һәлакәтләрен бетерүдә дә катнаша. Сүз юк, Чернобыль фажигасе аның өчен авыр сынау була. Тракторчы Хөрмәт Әмир улы биредә агуланган балчыкны төяп тиешле урынга озата. Бирелгән планнарын һәрчак арттырып үти, чөнки ул башкача эшләргә күнекмәгән. Кызганыч, бик кызганыч, Чернобыльдә шактый сәламәтлеген югалтып кайткан Әмировның гаиләсе зур кайгы кичерә: бердән-бер уллары вафат була.

100ләгән пенсионерлары булган РТП һәм агропромхимия коллективларының ветераннар советының рәисе итеп Хөрмәт Әмировны сайлыйлар һәм ялгышмыйлар. Ул 16 ел район ветераннар советы әгъзасы булды, 22 ел РТП ветераннар советын җитәкләде. 2015-2017 елларда коллектив республика күләмендә ярышларда җиңүче булып, гран-прига лаек була.

Соңгы елларда РТП һәм агропромхимия коллективларының ветераннар советын мин җитәклим. Баштарак бу вазыйфадан куркып тордым. Иң беренче ярдәмчем, киңәшчем Хөрмәт абый булды һәм шулай булып кала да. Бу оешмаларның һәр ветеранын, һәр лаеклы ялдагы кешесен белә ул. Әнә шул кешелеклелеге белән хөрмәт яулаган да инде.

Ания һәм Хөрмәт Әмировларның олы кызлары Линара, Бөре дәүләт педагогия институтында диплом алып, бугенге көнне Нефтекама шәһәрендә 26 ел инде башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Кече кызлары Ильмира, техникум тәмамлап, Борай авылында "Ихлас" магазинында сатучы булып эшли.

Иңгә-иң терәп ярты гасыр гомер кичергән бу гаиләгә алдагы көннәрдә дә пар канатлары аерылмасын, балалар һәм оныклар игелеген, аларның шатлыкларын гына күреп, бер-берсенә ышанычлы терәк һәм кирәк булып, озын гомер кичерергә насыйп булсын.

Автор:Зинера Дәүләтова
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей