Машина – трактор парклары яңара

Район аграрийларының машина – трактор паркы дәүләт һәм республиканың төрле программалары буенча чит илдә һәм үзебездә эшләнгән авыл хужалыгы техникасы һәм тагылмалы агрегатлары белән тулылана бара. Росагролизинг программасы кысаларында районга әле генә  Хәлилов һәм Шакиров хужалыкларына  ике СЗ-5.4 чәчкече һәм бер Алмаз ашлык чистарту машинасы кайтты. Яңа чәчкечләр ярдәмендә хужалыклар чәчү көннәрен кыскарта алачак, бу язгы кыр эшләрендә беренче чираттагы бурыч булып тора. Сыйфатлы чәчү оптималь срокларда хужалыкларга киләчәктә яхшы уңыш алырга мөмкинлек бирәчәк. Үзебезнең  СЗ-5.4 чәчкечләре узләрен эре һәм вак хужалыклар өчен менә дигән агрегат буларак күрсәтте инде. Бу агрегат ышанычлылыгы белән безнең кырларга туры килә.

Гөлназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей