Маллар чыбыркылы көтүче карамагында

“Фәйзрахманова” крестьян-фермер хуҗалыгында асралучы башмаклар электр көтүчесендә, ә савым сыерлары көтүче Илфат Зарипов карамагында икән.

Әкрен генә күккә кояш күтәрелеп, әтәчләр бар җиһанны тирән йокыдан уяткан мәлдә авыл һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында асралучы маллар иртәнге савымнан соң хәтфә үләнле болынга көтүгә юнәлә. Заман белән бергә атлап күпләре малларын электр көтүчесенә тапшырып бетерде дисәм дә, арада берничә хуҗалыкта электр көтүчесеннән тыш маллар ирекле көтүдә дә көтелә әле. “Фәйзрахманова” крестьян-фермер хуҗалыгында асралучы башмаклар электр көтүчесендә, ә савым сыерлары көтүче Илфат Зарипов карамагында икән.

– Көтүче булмаганлыктан гына башмаклар электр көтүчесендә торалар. Эшче тапсак, әлбәттә, аларны да болынга көтүче карамагына күчерер идек. Көтүдә йөргән маллар җитәрлек күләмдә сыйфатлы, сусыл үлән белән туклана. Савым сыерларына туклану гына түгел, ә йөреп тору да кирәк бит инде. Шуңа Илфат менә өченче ел инде көтүче булып эшли. Иртәнге савымнан алып кичкә кадәр маллар болындалар. Шулай ук караңгы төшкәнче маллар көтүдә йөртелеп кертелә.

Көтүдә йөргән малларның сөт сыйфаты да, күләме дә артты. Ике көнгә тонна ярым сөт тапшырып торабыз. 65 баш сыерның 50се саудыра, 15е әлегә буаз. Көтүче булып эшләүнең ние бар инде диярләр кайберәүләр. Беләсез бит инде, көтүчене хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый торган замана. Әйе, ул хезмәт беренче карашка гына бик җиңел кебек, ә чынлыкта җаваплы да, авыр да, көне буе аяк өстендә. Уйлап карасаң, җәен 30-35 градус эсседә, көзге салкын, яңгырлы көннәрдә тәүлек буе ачык һавада эшлиләр алар. Малларны бер генә минутка да күздән ычкындырырга ярамый. Илфат һәр баш терлек өчен җавап бирергә кирәклеген яхшы аңлый. Эшен җиренә җиткереп башкара, сүзне тыңлый, – ди хуҗалык җитәкчесе Луиза Фәйзрахманова.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей