Мал азыгы хәзерләү башланды

Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы хәзерләүгә кереште. Әлеге вакытта районда беренчеләрдән булып Ленин исемендәге хуҗалык бу эшкә тотынды. Берләч авылы янында 80 гектар мәйданны биләгән кәҗә үләне тезмәләргә салына. Мал азыгы хәзерләү кампаниясендә механизаторлар Илһам Исхаков, Рәфис Котыев, Илдус Муллаяров һәм водительләр Илсур Хәкимов, Илнар Муллаяров, Вильдан Әхмәтҗановлар ал-ял белән исәпләшмичә эшли. Бу эшне тиз көндә башкарып чыгу мөһим.
Фото: Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей