Максатчан водитель

Хезмәтеңнән ямь табып яшәү – олы бәхет! Үз эшенә бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләр ихлас соклану һәм тирән хөрмәт хисе уята. Аеруча бу сүзләр  авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә кагыла. “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында, җир эшендә тир түгүче уңганнар бихисап. Шулар арасында Бадрак авылы егете Марсель Билалов та бар. КамАЗ йөк машинасында менә өченче ел иртә яздан басуга орлык, ашлама, аннары иген ташуда эшли ул. Түземле, максатчан булуы, авыл тормышын һәм үз эшен яратуы белән хезмәттәшләре арасында абруй яулаган.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей