МАКАР АВЫЛЫНЫҢ БАТЫР УЛЫ

Соклангыч табигатьле макар авылында анна белән Федор Герасимовлар гаиләсендә 1927 елның 13 гыйнварында бер малай дөньяга аваз сала. аңа мефодий дип исем кушалар. аның әтисе Федор митрофанович заманына карата белемле, алдынгы карашлы җитәкче була. ул районыбызның “Культурник” колхозында рәис булып эшли. Мефодийның әнисе Анна Степановна Юмаш авылының алдынгы колхозчысы була. Эшсөярлек, намуслылык, үҗәтлек Мефодийга әти-әнисеннән бирелгәндер. Ул туган авылында башлангыч мәктәп тәмамлый. Укуга омтылышы көчле булган малай Юмаш урта мәктәбендә укуын дәвам итеп, җиденче сыйныфны тәмамлый. Әмма Бөек Ватан сугышы Мефодийның уй-хыялларын җимерә. Ул вакытта малайга 14 яшь була. 1942 елда Макар авылына Ленинградтан эвакуацияләнгән Николай исемле кеше килә. Ул тимерлектә эшли башлый. Унбиш яшьлек Мефодий тимерлеккә ярдәмче булып эшкә килә. Менә шулай башланып китә аның хезмәт юлы. Алар икәүләп колхозның ватылган техникасын ремонтлыйлар. Тимерлектә эш булмаганда, хуҗалыкта нинди эш бар, шуны башкаралар. 1944 елның 28нче декабрендә Мефодийны сугышка чакыралар. Ул вакытта авыл Советыннан тагын дүрт егеткә чакыру кәгазе килә. Аларны Уфаның хәрби уку полкына урнаштыралар. Мефодий минометчылар төркемендә хәрби әзерлек үтә. 1945 елның апрелендә аларны поезд белән Ерак Көнчыгышка – Приморье краеның Спасский лагеренә хезмәткә озаталар. Җиңү көнен дә шунда каршылый егет. Сентябрь ае башында Мефодий хезмәт иткән полкны Япон сугышына җибәрәләр. Ул полкта иң төз атучы солдатларның берсе була. Тугызынчы августтан өченче сентябрьгә кадәр җәяү биш йөз чакрым юл үткәннән соң алар японнарга каршы һөҗүмгә ташланалар. Маньчжурия территориясендә Мефодий пулеметы белән алгы һәм җаваплы сафларда дошманнарга зур югалтулар китерә. Алар Кытайның Дуннин, Дуньхуа, Мулин, Муданьцзян һәм башка шәһәрләрен азат итәләр. Японнарны җиңгәннән соң совет гаскәрләрен кабат үзләре хезмәт иткән частька кайтаралар. Мефодийның полкына Уссурийск шәһәренә кадәр 500 чакырым юл- ны яңадан җәяү үтәргә туры килә. Монда ул хәрби хезмәтен дәвам итә. 
1947 елда хезмәтне дәвам итү өчен аларны Германиягә озаталар. Уссурийскидан Европаның үзәгенә кадәр юлны эшелон белән солдатлар утыз бер көн үтәләр. Яңа хезмәт итү урынында Мефодий 98нче укчы батальонында минометчы булып хезмәт итә. Ул шунда ук танкларны өйрәнеп, аларны йөртүче һөнәрен үзләштерә. Укыган вакытта аларны Чехословакиягә җибәләр, чөнки андагы властька каршы күтәрелешләр башлана. Халык тынычлангач, кабат хезмәт иткән Германиягә кайтып, укуны дәвам итәләр. Курслар тәмамлангач, Мефодийны 23нче танк экипажының командиры итеп билгелиләр. Ул вакытта бу хәрби машина экипажында биш кеше – командир, механик-йөртүче, орудие командиры, коручы, радист-пулеметчы була. Экипажга идарә итү өчен якташыбыздан яхшы әзерлек, тирән белемгә ия булу таләп ителә. Практик күнекмәләр вакытында Мефодийның экипажы  иң яхшылар исемлегендә була. Ул заманнарда 1944-1945 елгы соңгы чакырылыш егетләренә Совет Армиясе сафларында алты-җиде ел хезмәт итәргә туры килә. Чөнки илдә аларны алыштырырга резерв булмый. Шулай итеп, Мефодий да армия сафларында алты ел ярым хезмәт итә. 1951 елның 12нче июлендә ту- ган авылы Макарга кайта ул. Кайткач, ике ел дәвамында Бакалы  авыл хуҗалыгын механизацияләү мәк- тәбендә тракторчы һөнәрен үзләштерә. Мефодий комбайн штурвалы артына утырып, урып-җыю эшләрендә катнаша. Басу эшләре тәмамлангач, “ДТ” тракторына утыра – “тимер ат”ны йөгәнли, җир сөрә, икмәк чәчә. Кыш көне урманда утын кисеп, колхозга төзелеш материаллары әзерли. 
1956-1960 елларда хуҗалыкта бригадир ярдәмчесе булып эшли. Мефодий үз эшен намус белән башкара, техника туктап тормый, бригада алдынгылар исемлегендә була. Бу, әлбәттә, аның тынгысыз хезмәте җимешләре. Шулай ук Мефодий урып-җыю вакытында “СК-3”, “СК-4” комбайннарында сезон вакытына биш-алты мең центнер уңыш җыеп алган. Урып-җыю тәмамлангач комбайннар ремонтлаган, бригадада төрле эшләр башкарган. Эшне яхшы оештыручы, техниканы яхшы белүче “алтын куллы” Мефодийны Макар бригадасы җитәкчесе итеп куялар. Ферма мөдире булып та эшли ул. Бар эшкә дә оста Мефодийга газовик, слесарь булып та эшләргә туры килә. Нинди генә вазыйфа башкарса да, урып-җыю вакытында комбайн штурвалы артында була ул. “Колос” комбайнында да эшли. Мефодий абый гомере буе җәмәгать эшләрендә дә катнаша. Аны ике тапкыр Юмаш авыл Советы депутаты итеп тә сайлыйлар. 1970 елда истәлекле вакыйга була – аны коммунистлар партиясе сафларына кабул итәләр. Партия кайда кушса – ул шунда, үзенә йөкләтелгәнне намус белән башкара. Бригадада сәяси бюро әгъзасы, район конференцияләренә делегат итеп сайлана, халык контроле әгъзасы булып тора. 1952 елда Мефодий Шаран районы Яңа Юмаш авылы гүзәле Екатерина Павловнага өйләнә. Яшь вакытында Екатерина колхоз- да алдынгы савучы булган. Тормышка чыккач, төрле эшләр башкара. Екатерина апа белән Мефодий абыйны Макар авылында хөрмәт итмәгән бер генә кеше дә юктыр. Алар һәр яктан үрнәк гаилә. Берберсенә кирәк, терәк булып, аңлашып яшиләр. Җидегән йолдыздай сылу, берсеннән-берсе чибәр җиде кызга гомер бүләк итәләр. Екатерина апа “Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәт өчен” медаленә һәм III дәрәҗә Ана даны орденына, I, II дәрәҗә Ана даны медаленә лаек була. Аларның 13 оныгы, 19 туруны бар. Екатерина апа белән Мефодий абый пар аккошлар кебек 59 ел бергә яшиләр. Мефодий абыйның сугышта күрсәткән батырлыклары дәүләт тарафыннан югары бәһалана – аңа II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. Ветеранның уналты юбилей медале бар. 2008нче елда кызы Тамара, кияве Валерий Себердән кайтып, әти- әни нигезенә ике катлы өй салып, Макарда яши башлыйлар. Екатерина апа 2011 елда 79 яшендә бакыйлыкка күчә. Әлеге вакытта Мефодий абыйга 93 яшь. Матур, җитеш дөньяга сөенеп, кызы Тамара, кияве Валерий тәрбиясендә гомер итә. Элек Макар авылына кышын, язын, көзен бары тик ат белән генә кереп була иде. Хәзер юллар күтәртелгән, тип-тигез. Юл буенда өсләренә яшел ефәк күлмәк кигән наратлар үсә. Эре ак карлар карлар ява. Алар наратларның иңнәренә кунып, ак шәл яба. Ак карлар сихри табигатьле Макар авылының батыр улы Мефодий абыйеың ак тормыш юлын сөйли төсле…

Ризида Каюмова, митрә-Әюп авылы. 
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей