Магашлы – Алмантай авылының горурланырлык кешеләре бар

"Аек авыл 2021" конкурсының республика этабын гамәлгә ашыру чикләрендә магашлы-алмантайлылар «Авыл горурлыгы» фото-презентацияләр циклын башлап җибәрделәр.

 

Бүген Зинаида Андреевна Фатхуллина белән таныштыралар. Ул 1954 елның 24 июлендә Башкортстанның Балтач районы Магашлы-Алмантай авылында туган.

Башкортстан Республикасы Президенты Указы белән "Сигнал" колхозы терлекчесе Зинаида Андреевнага авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары өчен "Башкортстан Республикасынып атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән Мактаулы исем бирелә.

1977 елда уңган авыл эшчәне "Социалистик ярыш җиңүчесе" медале белән бүләкләнә. Зинаида Андреевна "Сигнал"колхозында 1975 елда эшли башлый. Гомуми хезмәт стажы 35 ел белән исәпләнә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей