Лейкоз темасы бүген дә актуаль

Сыерларда лейкоз авыруы – ул йогышлы хроник чир. Икенче төрле әйткәндә, мөгезле эре терлекләрдә РНК вируслары китереп чыгарган кан яман шеше.

Әлеге вирус кандагы лейкоцитларны (ак кан тәнчекләре) зарарлау белән дә куркыныч, бу очракта алар күпләп үрчи. Һәм шул рәвешле организмның лейкоцитлар тәэсирендә эшләүче төп функциясе – иммун системасы бозыла. Хайван организмы йогышлы авыруларга тиз бирешүчәнгә әйләнә. Лейкоз вирусы күзәнәк эченә үтеп керә. Әгәр ул терлек организмының эчке күзәнәгенә кереп урнаша икән, аны инде бернинди дару препараты белән дә чыгарып булмый. Лейкоз вирусы бозау организмына плацентар киртә аша үтеп керә – авыру сыердан чирле бозау туа.
Лейкозны кисәтү өчен нәсел һәм сөт җитештерү өчен терлекне лейкоз буенча имин булган хуҗалыклардан сатып алырга кирәк. Ягъни сыерны сатып алыр алдыннан ветеринария оешмалары белән киңәшергә, терлекнең канын анализга алырга кирәк.
Кызганыч, әмма бүгенге көндә бу авыруга каршы куллану өчен бернинди дару да, вакцина да юк. Лейкозга каршы көрәш беренче чиратта терлектән тикшерү өчен кан алу һәм аны изоляцияләү белән чикләнә.
2021 елның 1 сентябреннән Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы Министрлыгының 2021 елның 24 мартындагы 156 санлы “Эре мөгезле терлекләр лейкозына каршы көрәшне, профилактика, диагностика, чикләү һәм башка чараларны тормышка ашыру, бу чирне тарату учакларын бетерүгә юнәлтелгән карантинны һәм башка чикләрне билгеләү кагыйдәләрен раслау турында”гы боерыгы белән расланган яңа Ветеринария кагыйдәләре гамәлгә керде.
Яңа документ лейкозны профилактикалауга, аны диагностикалауга һәм карантин кертү чараларына карата таләпләр билгеләде. Әйтик, хуҗалыкка кергән терлеккә лейкозга серологик тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Дәүләт хезмәте белгечләре елына бер тапкыр алты айдан өлкәнрәк хайваннарның канын анализга алырга тиеш. Ә орлык бирүче үгезләр, эмбрион доноры булган сыерлардан, ягъни донор булучы маллардан, 180 календарь көн интервал белән елына ике тапкыр алынырга тиеш. Шулай ук лейкозны профилактикалау өчен кагыйдәләр сугым продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы үткәрергә кушалар. Лейкоз ачыкланган очракта карантин кертелә.
Безнең районның бер хуҗалыгында, эре мөгезле терлекләр лейкозы авыруы булу сәбәпле, лейкозны бетерү һәм таратуны кисәтү максатыннан, эре мөгезле терлекләр лейкозы буенча чикләү чаралары (карантин) билгеләнде. Әлеге хуҗалык лейкоз буенча имин булмаган пункт итеп билгеләнде, сөтчелек-товарлыклы фермасы территориясендә резервация чикләре билгеләнде. Хуҗалык территориясендә  мөгезле эре терлек лейкозының эпизоотик учагын бетерү буенча чаралар планы расланды, эпизоотик учакта һәм имин булмаган пунктта чикләүләр куелды.
Районда мөгезле эре терлек лейкозына каршы көрәш буенча яңа ветеринария кагыйдәләрен үтәү кысаларында лейкозны диагностикалау, авыруның таралуын булдырмау буенча зур профилактик эш алып барыла, «Урожай», «Колос», «Кызыл таң» һәм «Победа» кебек хуҗалыкларда сәламәт маллар асрау буенча зур эш алып барыла.
Яңа кагыйдәләр эпизоотик учак, инфекцияле хайваннарны һәм имин булмаган пункт территориясен (эпизоотик учак чикләреннән 1-5 чакрым ераклыкта) тоту өчен резервацияләүне таләп итә. Чикләүләр эпизоотик учакта, резервта һәм имин булмаган пунктка кертелә.
Шулай итеп, эпизоотик чыганактан, аерым алганда, малларны сугымга чыгару, нәсел материалларын (сперма, күкәйлекләр, эмбрионнар һ.б.) чыгару,  чирле малларны һәм сәламәт сыерларны бер абзарда тоту, көтү һәм саву,  бер бинада бозаулату тыела. Шулай ук инфекцияле сыерлардан бозауларны эчерү өчен сөтен дә кулланырга ярамый. Лейкоз белән авыручы сыер һәм үгезләрне диагноз куелганнан соң 15 көн эчендә чалырга кирәк. Әгәр хуҗалыкта авыру һәм инфекцияле хайваннарның саны гомум санның биш процентын тәшкил итсә, инфекцияле терлек юкка чыгарыла. Инфекцияле сыер сөтен ирекле сатуга чыгару тыела. Әмма сөтне, эшкәртү өчен, сөт эшкәртү предприятиеләренә тапшыру яхшырак. Сыер сөтен кайнатып эчәргә кирәк. Авыру сыерлар сөтен аеруча балаларга азык әзерләүдә кулланырга ярамый. Кешеләрнең мөгезле эре терлек лейкозы вирусын йоктыруның турыдан-туры дәлиле юк. Әмма вирус мутация кичерергә һәм кеше өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлеге булганнар терлектән анализга кан алуны тәэмин итәргә тиеш. Лейкозга анализ уңай булган очракта, сезгә мондый хайванның кирәкме-юкмы икәне турында уйларга кирәк.
Ветеринария-санитария таләпләренең комплекслы чараларын, вакытында диагностик тикшеренүләр һәм эпизоотиягә каршы профилактик чараларны үтәгәндә генә без савым сыерларын лейкоз вирусыннан азат итә алабыз.

Илмира Нигъмәтуллина, район ветеринария станциясенең эпизоотиягә каршы отряд начальнигы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей