Кыр батыры дигән даны бар

Туган җиргә мәхәббәт, үз Ватаныңа тугрылык – бу сыйфатлар һәрвакыт Русия байлыгының бер өлеше булып тора. Борын-борыннан Русьтә игенченең хезмәте бәяләнгән. Авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләр гомум ихтирамга лаеклылар. Аларны юкка гына илнең туендыручылары дип атамаганнар. Бу– бик югары һәм мактаулы исем. Аларның хезмәт җимешләреннән һәр кеше көн саен файдалана. Заманалар үзгәрә, әмма аграрийлар эшләренең әһәмияте арта гына бара. Ял һәм бәйрәмнәрдә дә, иртә таңнан кичкә кадәр эшлиләр, чөнки халык әйтмешли, җәйнең бер көне елны туйдыра. 
Бу хакта бүгенге хезмәт батыры, бөтен гомерен авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлаган, Зур Бадрак авылында яшәүче Рөстәм Солтанов ишетеп кенә белми.

Авыл хезмәтенең нәрсә икәнен балачактан ук белә Рөстәм абый. Әти-әнисе һәрвакыт шәхси хуҗалыгында сыер, тавыклар асрый. Бала чагыннан әти-әнисенә йортта ярдәмләшеп үсә Рөстәм. Ә булачак һөнәр сайлауда әтисе Хәмәтнур бабай үрнәк була, ул гомере буе авыл хуҗалыгында эшли. 
Кече яшьтән ук әтисе тракторда йөрергә өйрәтә Рөстәмне. Мәктәпне тәмамлагач, колхозга эшкә урнаша. Әтисе өйрәткәннәр Рөстәм абыйга бик кирәкле була. Рөстәм абый Ерак Көнчыгышта Хабаровск шәһәрендә  армия сафларында хезмәт итә.  Кайту белән абыйлары янына басуга эшкә чыга. Ул эшләгән беренче трактор МТЗ булган. Җир сөргән, чәчүлекләрне эшкәрткән.
Тыйнак, хезмәт сөючән, тәртипле һәм эшне җиренә җиткереп башкаручы ул, бернидән дә куркып тормый торган ир.
Яздан көзгә, иртә таңнан кичкә кадәр механизаторның киеренке чоры. Кышын да мәшәкатьләре җитәрлек. Рөстәм абый үз техникасының торышын җентекләп карап тора, киләсе сезонга әзерли. Болар иң җаваплы вакытта сынатмасын өчен кирәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Рөстәм абый беркайчан да авыл кешеләренә ярдәм күрсәтүдән баш тартмый. 
Үзе генә түгел, аның гаиләсе дә әйбәт. Тормыш иптәше Альмира апа Бәләкәй Бадрак авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Бадрак мәктәбен тәмамлагач, Бөре шәһәрендә педагогия институтында рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштереп, туган авылына эшкә кайта.  
Җиде ел очрашып йөреп, 1991 елның май аенда Рөстәм абый сөйгән кызын, Альмира апаны кәләш итеп алып килә.
Гаилә әти-әнисе белән яшәсә дә, Солтановлар үз көчләре белән яңа  йорт салып чыкканнар. Төзелеш эшләре белән Рөстәм абый эштән соң шөгыльләнгән. 
Альмира апа гомер буе мәктәптә эшли. Югары категорияле укытучы исеменә лаек булган. Унике ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Укучылары төрле конкурсларда катнашып, зур уңышларга ирешәләр, призлы урыннар алалар. Утыз ел бианасы белән яшәп, бер дә телгә килмәгән.
– Мин эштән кайтуга, ашы, тәм-томы пешкән була, әни кебек булды ул миңа. “Кызым” дип кенә эндәшә иде, – дип искә ала Альмира апа.
Солтановлар өч бала – ике малай Айнур белән Артур, бер кыз Айгөлне тәрбияләп үстерәләр. Матур итеп ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре буенча уллары Артурны өйләндерделәр. Әлеге вакытта Артур гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши. Айнур уллары Ижевск шәһәренең нефть институтын тәмамлап, Нижневартовскида эшли. Ә кызлары  Айгөл ата-анасы янында. Бадрак авылы мәктәбендә укып йөри. 2021нче елда Бөтенрусия иншалар конкурсында төбәк этапта призер булган.
Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының игелеге тырыш хезмәтләр нәтиҗәседер ул. Бакчаларында чәчкәләр, җиләк-җимеш. Олы маллар, сарыклар, кош-кортлар белән тулы абзарлары. 
– Эшкә тотынсаң, аны намус белән һәм тулы көчкә эшләргә кирәк, – ди Рөстәм абый. – Мин алдынгылар рәтенә омтылмыйм, әкренгә генә эшлим. Кайда туган, шунда кирәк булган, диләр бит. Бу минем турында...
Ватан да хезмәт кешесен лаеклы бәяләгән. Хезмәт эшчәнлеге өчен күп кенә грамоталар, кыйммәтле бүләкләр ала, коллективта һәм районда иң яхшы механизатор булып таныла. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән.
Менә шулай, кырык елга якын, көннән-көн, елдан-ел басуда эшли хезмәт батыры.Бернинди авырлыклар белән дә исәпләшмичә, икмәк үстерә ул. Хуҗалык кыры аның тормышына әверелә.
Лира Юрасова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей