Күәш буенда бассейны да бар!

“Мин — гаиләдә төпчек малай, шуңа күрә кечкенәдән үземнең туган нигездә калырга, туган авылымда тамыр җәяргә тиешлегемне белеп үстем, Бөек Ватан сугышы ветераны, барлык гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган әтием җае чыккан саен бу хакта колагыма киртеп тора иде. Җиңел тормыш эзләп шәһәргә чыгып китсәң, син минем бөтен хыялларымны аяк астына салып таптаячаксың, дип кисәтеп куйганы да булды, — ди Дүртөйле районының “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе Роберт Сәетов. — Әти сүзен егу — безнең нәселдә күрелмәгән хәл, шуңа күрә мин мәктәпне тәмамлагач, авыл җирендә бик кирәкле электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем дә, хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Дөресен әйткәндә, әти генә түгел, үзем дә киләчәк тормышымны туган авылымнан башка күз алдына да китерә алмый идем...”

Мәктәптә укыган чагында ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән Роберт әти­сенең өметләрен аклый, туган авылы Түбән Аташ, авыл­дашлары, туган хуҗа­лыгы “Игенче” өчен санап бетергесез игелекле эш-гамәлләр кыла. Бүген “Игенче” җәмгыяте — район маяк­­ларының берсе, үсем­лекчелектә дә, терлек­че­лектә дә күрсәткечләре югары.

– Армия хезмәтен Мон-го­­лиядә үттем. Аннары, әл-бәттә, Түбән Аташка кайтып, эшемне дәвам иттем, — ди Роберт Шәехзадә улы. — Бригадир, аннары, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, баш агроном вазыйфасын ышанып тапшырдылар. 2009 елдан ике эшне берью­лы — хуҗалыкның башкарма директоры һәм баш агрономы эшен алып бардым.

Намуслы хезмәте өчен Роберт Шәехзадә улы бихисап хөкүмәт бүләкләренә лаек булган, әмма ул үзе өчен иң югары бәһа — авылдашларының җылы рәхмәт сүзләре, ди. 35 ел бергә гомер кичерүче тормыш юлдашы Резеда Рифкать кызы да аның сүзләрен җөпли:
– Роберт – туган авылым яшәсен дип янып эшли торган кеше, Түбән Аташның данлы, хезмәт сөюче Сәе­товлар нәселен лаеклы дә­вам итүче.

Биредә Резеда ханым, ире өчен горурлык тойгысын яшермичә, аның әти-әнисе, туганнары хакында сөйләп алды.

Робертның әнисе 12 яшеннән комбайнчы ярдәм-чесе булып эшләгән. Суккул МТСында озак еллар хез­мәт салган. Булачак ире белән ул урак чорында Тү­бән Аташ авылына килгәч танышкан. Яшь аермалары зур гына булуга карамастан (10 яшь), аларның күңе­лендә бер күрүдән сөю уты кабынган. Күркәм гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килгән. “Безнең әти искиткеч эшсөяр, кул кушырып утыруны белмәс кеше иде. Балаларын кечкенәдән хезмәт яратырга өйрәтеп үстергән. Аның күкрәген I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, бик күп медальләр бизи иде. Ул колхоз рәисе ярдәмчесе, бригадир булып эшләгән. Аны халык бик яратты, хөрмәт итте.

Әтинең энесе Ләбиб тә — Бөек Ватан сугышы ветераны. Фронттан кайткач, ул да барлык көчен туган хуҗалыгын үстерү өчен бирә”, — ди Резеда ханым.

Мәктәптә укыган чагында Роберт комбайнчы яр­дәмчесе булып әтисенең энесе – бөтен республикада билгеле алдынгы игенче Рафак Сәетов янында эшләгән. Рафак абыйсының күкрәген “Почет билгесе”, “Октябрь революциясе” орденнары һәм медальләр бизәгән.
Робертның абзыйсы Хәлим Сәетов та барлык гомерен туган авылына багышлаган, механизатор, бригадир, хуҗалык рәисе урынбасары булып эшлә­гән, Түбән Аташта ул төзек­лән­дергән, янына күркәм чатыр корган чишмә – аның изге эшләренең бер дәли­ле.
Менә дүрт елдан артык Роберт Шәехзадә улы — “Игенче” хуҗалыгының генеральный директоры. Бу вакыт эчендә җәмгыятьтә бик күп уңай үзгәрешләр булды, даими рәвештә би­редә район күләмендәге семинар-киңәшмәләр үт­кәре­лүе дә очраклы түгел: “Игенче” базасында өйрә­нер, кулланылышка алырлык яңа­лык-лар күп. Соңгы елларда бигрәк тә терлекчелек тармагында тотрыклы үсеш күзәтелә. Малчылык биналары яңартылу, яңа объектлар төзелү белән бер­рәт­тән, сөт җитеш­те­рүдә күрсәткечләр яхшырганнан-яхшыра. Бүген зур булмаган җәмгыять көн саен биш тонна сөт җитеш­тереп, аны евростандарт белән генә сата. Халык лаеклы хезмәт хакы ала, уңайлы шартларда эшли. Хуҗалыкның матди-техник базасын яңарту өстендә дә эзмә-эзлекле, җитди эш алып барыла. Җәмгыять уңганнары басу кораб­ларының, трактор­ларның иң заманчалары белән идарә итә.

Роберт Шәехзадә улы авылның социаль проблемаларын хәл итүдә актив катнаша. Юлларны төзек­ләндерү, мәктәпнең искер-гән коймасын алыштыру, авыл көтүе өчен “электр көтүчесе” алып кайтып урнаштыру һ.б. күркәм гамәл­ләре белән күптән инде ул яше-картының тирән ихтирамын яулаган.

– Җәмгыятебезнең төп байлыгы – уңган кешеләре­без, — ди ул үзе. — Шундый коллективта эшләвем белән бәхетлемен. Хезмәт кешесенең кадере булырга тиеш. Ул үзенең тырышлыгын, намуслы эшләвен кү­рүләрен, хезмәтенең лаеклы бәяләнүен белсә, тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә омтылачак.

Абруйлы җитәкченең шәхси тормышы да күпләр-гә үрнәк булырлык: тормыш юлдашы Резеда ханым белән (әйткәндәй, ул лаеклы ялга чыкканчы Түбән Аташ мәктәбендә укытучы, аннары директор булып эшләгән) ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Лена да, Ирина да мәктәпне алтын ме­дальгә тәмамлаганнар, югары белем алганнар, хәзер инде икесенең дә үз гаи­ләләре бар. Сәетовлар хә­зер картәни-картәти статусына да ия.

– Кызларыбыз – горурлыгыбыз, — ди алар. — Мәк­тәп­тә укыганда даими рәвештә татар теле һәм әдәбияты буенча республикада һәм Казанда үткәре­лүче олимпиадаларда матур җиңүләр яуладылар, һәрчак тырыш булдылар. Бүген дә безне һөнәри уңышлары һәм матур гаилә тормышлары белән сөен­дерәләр.

Сәетовлар — үз тамырларын, шәҗәрәсен белүче, рухи ядкәрләрне, әти-әниләре, әби-бабалары хакындагы якты истәлекләрне кадерләп саклаучылар ка­веменнән. Роберт Шәех­за­дә улының әти-әнисе вафат булуга да инде бик күп вакыт үткән, ә төп нигез тар­катылмаган, туган йорты­ның тәрәзә төплә­рендә әнисенең гөлләре үзе исән чагындагыдай балкып, чәчәк атып утыра.

– Әткәй-әнкәй белән ун ел бергә яшәдек, хәтта ул чактагы хуҗалык җитәкче­се, колхоз йортлары төзеп, шуның берсенә күченегез, дигәч тә күчмәдек, чөнки әнкәй “Безне ташлыйсызмыни, балалар?” — дип елады. Тик үз куышыңны булдырасы килә бит инде барыбер. Уйлаштык-уйлаштык та әткәйләр йорты каршындагы буш урынга өй салырга ният кылдык. Әйт­кәндәй, бу су буе һәм анда зур гына чүплек иде. Менә шушы чүплекне тазартып, түгеп, өй төзедек, — ди Резеда ханым. — Мал-туарны һәрчак күпләп асрадык. Унар башка җиткән чаклары булды. Һәркайдагы кебек, “Игенче” хуҗалыгы тарихында да авыр чаклар булды. Ул вакытта Роберт баш агроном булып эшли иде әле. Өлкән кызны кияүгә биргәндә, “туй күл­мәге — бер үгез”, “табын – ике үгез”, дип санап утырганнар бүгенгедәй хәтердә...

Сәетовлар әле дә мал-туар асрый, һәр авыл гаилә­се кебек үк, яшелчә, җиләк-җимешне күпләп үстерә. “Адәм баласын хезмәт яшә­тә, хәрәкәттә – бәрәкәт”, — ди алар. Роберт Шәехзадә улы буш вакытында йорты янындагы остаханәсендә кайнашырга ярата, ихатада кирәкле җиһазларны үз кулы белән ясый. Җәен бакчалары артыннан гына агучы Күәш елгасын буып эшләгән бассейнында оныклары гына түгел, бөтен авыл балалары чыр-чу килеп су коена.

Һәр кешенең кояш ас­тында үз урыны, дөньяда үз тәгаенләнеше бар, ди­ләр. Түбән Аташның тугры улы Роберт Сәетов — бу тормышта үз юлын, максатын тапкан шәхесләрдән. “Бүген яшәлгән еллар биек­легеннән шуны әйтә алам: язмышымны туган авылым белән бәйләвемә һич үкен­мим. Минем урыным, бәхе­тем монда”, — ди ул.

 

Миләүшә Латыйпова.
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей