КҮПНЕ КҮРГӘН, КҮПНЕ КИЧЕРГӘН

Кандрада яшәүче Гөлсемҗамал Хәсәнова 105 яшен билгеләгән

Гөлсемҗамал Имангали кызы туган көнен тәгаен генә хәтерләми дә инде. Бер документ буенча 1915 елның 1 гыйнварында туган, икенчесе буенча – 1 июльдә. Ул еллар өчен даталардагы буталчык гадәти күренеш – санлаштыру турында сүз дә юк.

Бүздәк районы Каран авылында узган гомеренең тәүге елларын исә яхшы хәтерли – аның катлаулы язмышында иң бәхетле һәм гамьсез чор бу. Гражданнар сугышында әтисе һәлак була – Гөлсемҗамалга ул вакытта сигез яшь тә булмый. Әнисе икенчегә кияүгә чыга һәм кызын яңа гаиләгә шундук алалмый. Кызны әнисенең абыйсы сыендыра. Тормышы авыр була, өйдәге бөтен кара эш, сарык көтү аңа кала. Уку турында сүз дә булмый, шул сәбәпле Гөлсемҗамал надан кала. Әнисе үз янына алгач та, үги әти йортында хәле җиңеләйми. Кияүгә иртә чыга, бер-бер артлы дүрт ул таба. Сугыш башланганда Гөлсемҗамал бишенчегә йөкле була. Фронтка киткән ирен башкача күрергә язмый аңа. Бер елдан соң хәбәрсез югалуы турында кәгазь килә.
– Сугыш вакытында колхозда төрле эштә йөрдем. Ирләр белән бер тиң эшләдек – чәчтек, чаптык. Барысын да кулдан башкардык, техниканы һәм атларны фронт өчен сакладык. Кич белән эштән соң солдатлар өчен посылка җыйдык, оек, бияләй бәйләдек. Суык иде, ач идек. Ул елларда ике улымны югалттым, – дип искә ала акъәби.
Сугыштан соң Свердловск өлкәсенә алтын чыгарырга китә. Өлкән улы шунда төпләнеп кала, Гөлсемҗамал төпчеге Нәзир белән Кандрага күчеп кайта, җыйнак кына йорт сатып ала. Фермада савучы, тимер юлда эшче, ашханәдә җыештыручы, каравылчы булып эшли. Илле яшькә җиткәч исә гашыйк була!
– Әйбәт кеше иде, ягымлы, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Буласы булган дидем дә, тәвәккәлләдем. Өч елдан соң ирем каты авырып, үлеп китте. Улларым да бер-бер артлы гүр иясе булды.
Шулай итеп Гөлсем-җамал апа ялгыз кала. Күршеләре әйтүенчә, ул бик игелекле зат, гомер буе кешеләргә ярдәм итеп яшәгән. Бервакыт өендә Үзбәкстаннан кайткан Хәмидуллиннар гаиләсен сыендыра. Менә чирек гасыр инде алар бергә яши. Рәйсә белән Галимҗан аңа назлап: «Әни», – дип эндәшә, ул аларны үз балалары кебек якын күрә. Рәйсә көн-төн аның янында.
– Тәүге очрашуыбызны хәтерлим, – дип сөйли ул. – Каршыбызга сөйкемле, мөлаем карчык чыкты. Пөхтә, тырыш, чиста. 100 яшькәчә бакчада эшләде, хуҗалыкта булышты, бәйләде, әмма еллар үзенекен итә. Бер гасырлык юбилееннан соң кан басымы күтәрелә, хәтере җуела башлады. Хәзер күбрәк диванда йокымсырый, догалар укый. Надан калу сәбәпле, үз гомерендә гәзит укымаган, мөгаен, шуңа күрә дә нервылары ныктыр. Аз-азлап ашый, өйдә әзерләнгәнне генә, ботка ярата. Ике кәҗәбез бар. Ул көн саен яңа сауган кәҗә сөте эчә. Һәрчак чын күңелдән рәхмәт әйтә. Беркемгә дә ачу сакламый – кешеләргә дә, язмышка да.

Резида Халиуллина

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей