Күпъеллык үләннәрне тырмату башланды (Бураевский район)

Бүген бөтен дөньяда диярлек коронавирус белән бәйле карантин. Күп тармаклар читтән торып эшли.  Ә авыл хуҗалыгында алай булмый шул.  Игенче, терлекчеләр һәр көнне эш өстендә.
Басулар, яз итә килү сәбәпле, кардан иртә ачылды.  Туфрак өлгерән кырларда чәчүлекләрне тырмату башланды. Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев әйтүенчә, бүгенге көнгә "Урожай", "Колос", "Кама" хуҗалыклары бу эшне башкара.
“Урожай” хуҗалыгы басуларының чәчүлекләрен МТЗ тракторында тракторчы Рәфит Зиннуров һәм прицепщик Рәфил Гайнанов тырмата.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей