КУЛЛАРЫННАН ГӨЛЛӘР ТАМА

Гәзиттә безнең хезмәтчән – "бал корты" турында языгыз әле, зинһар, – дип тәкъдим итте Мәсәгут авыл биләмәсе башлыгы Ралина Вәлиуллина. – Нинди генә эшкә тотынмасын, барысы да җиңел һәм матур килеп чыга, аның осталыгына хәйран калам.

Ләйсән Зәйнуллина шул "бал корты" булып чыкты. Дүрт ел элек авыл хакимиятенә территорияләрне төзекләндерү буенча хезмәткәр булып урнашкан һәм шул чагыштырмача зур булмаган вакытта ул хөрмәт һәм мактау яулый алган. Аның турында җитәкчеләр генә түгел, ә авылдашлары да сокланып сөйли. Ә менә Ләйсән Җәвит кызы үзе турында сөйләргә яратмый. "Барысы кебек эшлим, бернинди гаҗәпләнер нәрсә юк", – ди ул тыйнак кына.

Без килгән көнне Ләйсән Зәйнуллина  биләмә хакимияте бинасы каршында клумбаларны әзерләү белән шөгыльләнә иде.

– Чәчәк орлыкларын мартта ук чәчтем, – дип сөйли ул. Аллага шөкер, барысы да тезелеп чыкты, үсентеләр дә үсте, ныгыды, аларны күчереп утыртырга вакыт. Соңгы көзгә кадәр чәчәкләре белән шатландырырлар, дип ышанабыз. Быел биредә тагын кул астында булган материалларлдан зур булмаган "күл" булдырырга телибез.

Һәр хуҗабикә дә Ләйсән Җәвит кызы кебек хәтта өендә шундый зур күләмдә һәм төрлелектә чәчәкләр үстерә алмый. Бу күп күнекмә һәм осталык, түземлелек, чыдамлылык, үсемлекләргә карата сөю таләп итә. Ул бит үсемлекләр генә карамый, аның бурычлар даирәсе киң: территорияне яшелләндерү, биналарны җыештыру, контейнер мәйданчыклары тирәли территорияләрне тәртиптә һәм чисталыкта тоту, беркетклгән участокларда чүп үләнен чабу, кыш көне – кардан чистарту һ.б. Боларның барысын да тырыш Ләйсән Җәвит кызы тыйнак кына, тыныч һәм җиңел башкара.

Ул үз хуҗалыгында да бал корты кебек эшли. Зәйнуллиннар Кызылъяр авылында яши. Егерме ел элек язмыш кавыштырган ире Әдис Зөфәр улы белән ике сыер, башмак, үгез, бозау карыйлар һәм әлбәттә инде кош-кортлары санап бетергесез. Ә йорт мәшәкатьләрендә һәм бакча эшләрендә дистанцион укулардан буш вакытта әти-әнисенә кызлары Алия һәм Алина ярдәм итә.  

Лидия Гарипова, корреспондент газеты "Янаульские зори"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей