Күбрәк азык туплау нияте белән

Менә җәйнең икенче аена да кердек. Бу көннәрдә азык хәзерләү участокларында, кырларда, сенаж чокырларында да кызу эш чоры. Быел уңыш сөендерә, шуңа күрә азык хәзерләүчеләр дә сенаж базларын, печән келәтләрен запас белән тутырырга тырышалар. Әлбәттә, кырларда эш барышы, беренче чиратта, һава шартларына бәйле, ә быел ул сөендерми. Шуңа да карамастан азык хәзерләүчеләр һәр минутны, һәр сәгатьне дөрес файдаланырга тырыша. 
– Сенаж салу тулы куәтенә бара, монда  ресурслар тагын бар, шулай булгач запаска да әзерләячәкбез, – ди “Колос” хуҗалыгының Борай бүлекчәсе белгече Айдар Рәхимов. – Инде әйткәнемчә, терлек азыгын уңышлы хәзерләү өчен бездә барлык ресурслар да бар, уңыш та яхшы, белгечләр дә тәҗрибәле, алар эшләренә җаваплы карый, һәм аны бөтен күңелләрен биреп башкаралар. Безнең хуҗалыкта 650 баш мөгезле эре терлек бар, шулардан 150се – савым сыерлары, аларны кышлату өчен бездә азык җитәрлек булачак. Әле бит берничә гектар мәйданны биләгән силос өчен кукуруз да үсә.
Ильяс Гыймалтдинов тәҗрибәле механизатор, коллегалары арасында  күптәннән хөрмәт яулаган, юкка гына аңа мондый җаваплы чорда иң авыр эшләрнең берсе – чокырда сенажны тыгызлауны ышанып тапшырмаганнар.
–  Миңа бу эш яхшы таныш, – ди Ильяс, – мин ел саен хуҗалыкта азык әзерләүдә катнашам. Шулай ук чәчүдә дә катнашам. Чокырлар тутырабыз, уңыш бик яхшы, безгә тиз арада һәм сыйфатлы рәвештә төйгечләп тыгызларга өлгерергә кирәк. Ял итәргә вакыт бөтенләй дә калмый диярлек, төннәрен дә эшләгән чаклар була, эссе вакытта бу хәтта яхшырак та, трактор яхшы эшли, ул вакытта сенаж да алып килмиләр. Шуңа күрә зарланып торырга вакыт юк, барысын да аңлыйбыз, чокырларны яхшы сыйфатлы азык белән вакытында тутырырга кирәк.
Сенажны тигезләү белән хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторларының берсе Альбирт Нуртдинов мәшгуль.
Рәзил Сибәгатуллин ЗИЛ  машинасында сенаж ташый:
– Безнең кырлар чокырларга якын, уңыш яхшы, шуңа күрә егермегә якын рейс ясарга туры килә, безнең яктан тоткарлыклар булмый, эш бара һәм ул яхшы кәеф белән башкарыла. Теземнәр зур, кузовлар тиз тула, кыскасы, күңел сөенә.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей