Котлыйбыз!

Агымдагы елда язгы кыр эшләрен оптималь агротехник срокларда сыйфатлы итеп  башкарган  һәм кышкы чорда терлекчелек продукциясен җитештерүне арттырганнары өчен  I дәрәҗәле Дипломга “Колос” хуҗалыгы (җитәкчесе Камил Галиев), II дәрәҗәле Дипломга   Ленин  исемендәге хуҗалык (директоры Илдар Исхаков) һәм III дәрәҗәле Дипломга  “Салават” хуҗалыгы (директоры Ринат Раянов) ия булды. Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында  I дәрәҗәле Диплом белән  О.Гайфутдинова,   II дәрәҗәле Диплом белән Р. Зарипов,  III дәрәҗәле Диплом белән  Г. Диярова һәм Р. Арсланов шәхси эшкуарлар бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән:
Адыев Марат Динар улы – “М. Адыев” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы;
Әкрамова Алсу Данис кызы – район ветеринария станциясе  баш бухгалтеры;
Галимов Фидәил Ганус улы – “О. Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы;
Галәмшина Екатерина Фидел кызы –  “Колос” хуҗалыгы баш бухгалтеры;
Гатауллин Фирдәвис Фәнис улы – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы терлекчесе;
Зыятдинов Фәнис Салих улы – “Ф. Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы;
Кәшфуллин Дамир Сабирҗан улы – “Р. Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгы  идарәчесе;
Мөгалимова Галия Муллаян кызы – “Г. Мөгалимова”  крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы;
Мостафин Азамат Флүр улы – “Р. Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы бүләкләнде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей