Кош-кортны һәм малларны чирләрдән саклыйк

Илебездә елдан-ел йогышлы, шул исәптән хайваннарның аеруча куркыныч авырулары буенча эпизоотик хәл тотрыксыз кала бара. Башкортстан Республикасы йогышлы авырулар буенча имин булмаган төбәкләр белән бөтен яктан диярлек уратылган һәм безнең районда да куркыныч чирләр барлыкка килү хәвефе даими. Кызганычка каршы, 2021 елда республикада эпизоотик хәл кошларның югары тогенлы гриппы, котыру, төенле дерматит һәм мөгезле эре терлек лейкозы буенча имин булмады. Туймазы районының “Алтын-Каз” крестьян-фермер хуҗалыгында һәм Благовар районы территориясендә югары тизлектәге кош гриппы ачыкланды. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 105 мең башка якын кош-корт (каз, үрдәк, күркә) һәм 65 мең тоннадан артык кошчылык продукциясе юк ителде. Барлык чараларны уздырганнан соң карантин бетерелде. Баймак районының Төрекмән һәм Ургазы авылларында төенле дерматит килеп чыгып, бу төбәк карантинга куелды. Меңгә якын эре мөгезле терлек һәм 700 баштан артык сарык һәм кәҗә юк ителде. 
Хәзерге вакытта учакларны бетерү буенча чаралар тәмамланган, бу авылларда карантин бетерелгән. Бу авырулар барлыкка килүнең төп сәбәпләре – хуҗаларның зоотехник һәм ветеринария таләпләрен үтәмәве. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Ветеринар озату документын электрон рәвештә рәсмиләштерү турында”гы 589 санлы боерыгын бозып, районнарның дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан килештермичә, терлекләрне документсыз күчерү нәтиҗәсендә килеп чыга. Авыл хуҗалыгы хайваннарын башка төбәкләрдән контрольсез кертү хайваннарның һәм кешенең карантин-куркыныч авыруларын таратуның төп чыганагы булып тора. Моның өчен хуҗалыкка кертелә торган авыл хуҗалыгы хайваннарының теге яки бу төрен алдан дәүләт ветеринария хезмәте белән бергәләп килешенеп планлаштырырга кирәк. Бу барлык эре хуҗалык субъектларына, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыкларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кагыла. Кагыйдә буларак, башка төбәкләрдән кертелгән хайваннар автомат рәвештә айлык карантинга куела. 
2021 елда республика территориясендә 6 котыру очрагы теркәлде: Зилаер һәм Благовар районнары (төлкеләр), Белокатай һәм Благовар районнары (бурсык), Бөре районы (йортсыз мәче), Зианчура районы (мөгезле эре терлек). Барлык алты учак та сәламәтләндерелде. Агымдагы елда котыру авыруы Балтач һәм Тәтешле районнарында теркәлде. Безнең районда да торак пунктларның торак кварталларында һәм терлекчелек биналарында булган төлкеләр белән очрашу очраклары булды. Март аенда гына Борайда “Көнчыгыш”  микрорайонында, Дүсмәт авылында яшәүчеләрнең ишегалларында шикле төлкенең йөрүе һәм өч эт белән элемтәгә керүе теркәлде. Вак йорт хайваннары арасында котыру авыруын булдырмауда халык арасында җаваплы эш алып барыла. Вакцинация бушлай уздырыла, район гәзитләрендә, чатларда игъланнар чыга, халык прививкаларга бик теләп бара. 
Лейкоз чире дә безне урап узмый. Очраклар теркәлеп тора. 2022 елда лейкоз буенча имин булмаган пунктлар саны 80 карантин объектка җитте, дүрт яңа имин булмаган пункт бездә дә ачылды. Белгәнебезчә, 2021 елның 1 сентябреннән Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Эре мөгезле терлекләр лейкозын савыктыру һәм бетерү буенча» яңа боерыгы эшли башлады. Бүгенге көндә без лейкоздан тулысынча бер хуҗалыкны савыктырдык, лейкоз буенча имин булмаган калган хуҗалыкларда сәламәтләндерү чарасы алып барыла. 
2022 елда кош гриппын кисәтү максатыннан аз якланган хуҗалыкларда кош-кортларга вакцинация ясау планлаштырыла, федераль бюджеттан 1,5 миллион доза вакцина бүлеп бирелгән. Яз көне җылы яктан күчмә кошлар кайтты, алар белән кош гриппы да килергә мөмкин. Шуңа күрә район торак пунктларында яшәүчеләргә зур үтенеч – уяу булыгыз! Сулыклар (елгалар һәм күлләр) янында һәлак булган кыргый кошларның үләксәләр табылганда, тиз арада район ветеринария станциясенә хәбәр итәргә кирәк. 
Ә дуңгызларның африка чумасы таралуының, төп сәбәбе булып термик эшкәртүне узмаган азык-төлек калдыкларын ашату, кыргый кабаннар белән йорт дуңгызларының контактка керүе тора. Кыргый кабаннар популяциясен киметү – кыргый фаунада африка чумасы таралуны профилактикалаучы төп чараларның берсе. 
2022 елның беренче гыйнварына Башкортстанда 858 үләт базы калды. Чаралар планында 2021 елдан 2027 елга кадәр үләт базларын этаплап бетерү каралган. 2022 елда безнең районнан да ике үләт базы юкка чыгарылды. Предприятиеләр тарафыннан биологик калдыкларны яндыру юлы белән утильләштерү өчен махсус җиһазлар (крематорлар, инсинераторлар) сатып алу һәм урнаштыру буенча актив эш алып барыла. 2022 елның 1 гыйнварына республикада 114 крематор исәпләнә, шул исәптән 2021 елда сатып алынган, урнаштырылган 22 крематор эшли. Безнең хуҗалыклар җитәкчеләре ике крематор сатып алуга гариза биргән. 

Роберт Кашапов, 
район ветеринария  станциясе начальнигы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей