Корбан бәйрәменә әзерлек

Район ветеринария станциясе якынлашып килүче Корбан бәйрәме уңаеннан, шәхси һәм терлекчелек хуҗалыкларына әлеге бәйрәм вакытында корбан чалу катгый билгеләнгән урыннарда һәм ветеринар-санитар кагыйдәләр нигезендә үткәрелергә тиеш дип искәртә. Сугым өчен асралган мал идентификацион санлы, 30 көн дәвамында 9 июльгә кадәр карантинлаштыру этабын үткән, ягъни 2022 елның 9 июненнән дә соңга калмыйча карантинга куелырга тиеш. Шуны истә тотарга кирәк, хайваннарны карап тоту һәм куллану өчен аларның хуҗалары җаваплы. Шулай ук сугым алдыннан кирәкле барлык дәвалау-профилактика һәм диагностик чаралар – себер язвасы, котыру авыруына каршы вакцинация, дегельминтация һәм бруцеллезга диагностик тикшерү оештырылырга тиеш. Биологик калдыкларны сулыкларга, елгаларга һәм сазлыкка, көнкүреш чүп контейнерларына ташлау һәм аларны чүплекләргә  күмү, полигоннарына чыгару катгый тыела. Бу кеше һәм хайваннар өчен куркыныч булган йогышлы авырулар таралуга китерергә мөмкин.
Барлык сораулар буенча Борай авылы, Мичурин урамы, 4/1 район ветеринария станциясе адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей