КӨН ТАЛӘБЕ ЯҢА БУРЫЧЛАР КУЯ (Бураевский район)

23 гыйнварда Мулла авылының «Салават» хуҗалыгында узган 2019 ел хезмәт нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышы үтте. Бирегә килгән хуҗалык әгъзалары алдында хуҗалык җитәкчесе Ринат Раянов чыгыш ясап, бүгенге көн таләпләренең туачак көнгә яңа бурычлар куйганын һәм аларның һәрберсен лаеклы итеп тормышка ашырып, һәр тармакта тагын да тырышып, нәтиҗәлерәк эшләү кирәклеге хакында бәянләде. Киләчәктә мал башларын арттыру һәм сөт эшкәртүне үзләрендә оештырып җибәрү нияте белән дә уртаклашты ул. Малчылыкта былтыргы кышкы сезон белән чагыштырганда, әлеге мәлдә хуҗалыкта сөтнең күбрәк савылганын сөенеп белдерде. Читтән сыер савучылар эзләп йөрмәүләрен, авылдагы уңган хатын-кызлар бу эшне лаеклы аткарып килгәнлеге хакында да әйтеп узды. “Басучылыкта һава торышы канәгатьләнерлек булмау сәбәпле, арыш чәчелгән басулар белән хәлләр авыргарак туры килде. Булган техникага реконструкция үткәреп, киләчәктә яңаларын алуны да күз уңында тотабыз. Эшчеләребез килешеп, бердәм булып үз вазыйфаларын башкара. Авыл зур, әмма биредә яшәүчеләрнең 10 проценты гына хуҗалыкта көч сала”, – дип, ирешелгән казанышлары, киләчәккә булган уй-планнары турында сөйләп, Ринат Хәким улы җыелышка килүчеләр алдында үз фикерләре белән уртаклашты. Хуҗалыкның баш бухгалтеры Линар Ганиев та үз чиратында саннар белән дәлилләнгән эчтәлекле чыгыш ясады.

Бирегә хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов та килгән иде. “Авыл хуҗалыгына Хөкүмәтебез йөз белән борылды. Һәртөрле дәүләт ярдәмен алу мөмкинлекләре артты. Малчылыкта – малыңның, басучылыкта орлыгыңның сыйфатлы булуыннан нәтиҗәлелек арта. Басучылык һәм малчылык тармакларын параллель алып барырга, һава шартлары нинди генә булмасын, югалып калмаслык итеп хезмәт барышын оештыру мөһим. Техниканың яңа һәм төзек булуы да зур әһәмияткә ия. Керем һәм чыгымнарны дөрес күзаллап эшләү кирәк. Бу хуҗалыкта уңай динамика булуы куанычлы хәл, әлбәттә. Киләчәктә алга куелган планнарны тормышка ашыру буенча намуслы хезмәт, тырышып эшләвегезне көтәбез сездән”, – диде Ильвер Габдулла улы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей