Көмьязы басуларына органик ашламалар чыгарыла

Куйбышев исемендәге кооперативта басуларга органик ашламалар чыгару эшләренә күмелделәр.

Куйбышев исемендәге кооперативта басуларда туфрак уңдырышлылыгын күтәрү хәстәрлеге күрелә.  Хуҗалыкта уңышы җыеп алынган кырларга органик ашламалар чыгару эшләренә керештеләр.

 Органик ашламаларны саклагычтан басуларга транспортлау  һәм төяү техникасының оптималь эшен оештыру максатыннан җиде  берәмлек техника эшкә  җәлеп ителгән. Бер  сменага шактый күләмдә эш башкара алар.

 Хуҗалыкның агрономия хезмәте ел саен  туфрак составын  анализлап тора  һәм басуларны органик һәм минераль ашламалар белән тукландыруны планлаштыра.  Гумус микъдарен саклау аны арттыру мөмкинлекләрен дә табу  югары уңыш  алу нигезе икәнлеген игенчеләр яхшы аңлый. 

 

Билгесез автор.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей