КОМПЛЕКСТА АЛЫШТЫРГЫСЫЗ БЕЛГЕЧЛӘР

Яшь белгечләр җитмәү ­– авыл хуҗалыгы тармагында актуаль мәсьәләләрнең берсе. Ә менә “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә шушы төбәктә туып үскән яшь белгечләр бик тырышып,ямь табып эшлиләр. Терлекчелек тармагында бар һөнәрләр дә кирәк,әмма ветеринар табиб һәм зоотехник-селекционер аерым исәптә.Зәбир Юнысов һәм Данис Шәрифуллин белән җәмгыятьнең Уйбулат сөтчелек комплексында таныштык. Биредә хезмәт салган шушы ике һөнәр иясенең тырышлыгы белән  мал санын арттыру буенча эш югары дәрәҗәдә алып барыла,яшь үрчемне  саклап калу тәэмин ителгән,сөт һәм артым күрсәткечләре дә яхшы. Бүгенге көндә комплекста 21 тонна сөт җитештерелә,һәр сыерга уртача савым 23 килограмм тәшкил итә. Бу күрсәткеч республиканың кайбер районнарының тулай савым күрсәткеченнән дә югары! Уңышларга ирешүдә терлекче-савучылар,белгечләрнең дә хезмәт өлеше зур.”Эшкә җаваплы караган ,ышанычлы белгечләр ,”-ди алар турында комплекс мөдире Илдар Дүсәев.-“Шундый уңган,максатчан белгечләр булганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.”

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей